Маяк
-4 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 гыйнвар 2021, 02:00

Тормышның кадерен белик!

Заман чире - хатын-кызлар алкоголизмы

Бүген спиртлы эчемлекләр – иң популяр, сатучылар өчен төшемле продуктларның берсе. Кибет киштәләрендә шешәләрнең нинди төре генә юк! Аларның һәрберсенең составында этил спирты бар. Ә ул исә – иң зарарлы, нерв системасын боза, эчке органнарга зур зыян сала торган агу. Аракы кешене акрынлап упкынга сөйри, кеше инде үзенең авырый башлавын сизми дә кала, дөресрәге, танырга теләми. Спирт баш миендәге май тукымаларын эретә. Юләрләндермәсә дә, тыныч түгел, агрессив кешегә әйләндерә. Кеше йоклый алмый, аппетиты югала. Эшендә дә эшли алмый, куалар, гаиләсендә тынычлык югала, хатыны ташлап китә, я үзен куып чыгаралар, балалар белән мөнәсәбәте бозыла.
Спиртлы эчемлек наркотиклар кебек үк зыянлы. Бу, беренче чиратта, аның күп кулланылуы белән бәйле. Алкоголь башка барлык наркотик матдәләрдән популяррак. Организмда бәйлелек барлыкка килә, кеше эчә дә эчә.
Алкоголизм – спиртлы эчемлекләрне чамасыз куллануга китерә торган психик авыру. Хроник алкоголизм белән авыручылар бездә исәптә тора. Андыйлар районда 300дән артык кеше.
Эчкечелектән дәвалану, организмның сәламәтлеген кире кайтару өчен иң мөһиме теләк кирәк. Кеше аракының тормышын җимерүен аңларга тиеш. Әгәр кеше үзе теләп килә икән, хәтта бер тапкыр үткәрелгән әңгәмәдән дә, эчүен ташлаучылар бар. Ә кешене мәҗбүр итәләр икән, ул барыбер аны ташламаячак. Иң элек, кешегә нидер аңлата башлаганчы, башта организмындагы спиртны чыгарып бетерергә кирәк. Шунсыз аның баш мие бүтән мәгълүматны кабул итми. Аннан соң гына психикасына тәэсир итәргә мөмкин.
Аеруча, бүгенге көндә хатын-кызлар арасында коктейль, сыра, “джин-тоник” кебек эчемлекләр бик популяр. Зыянлы түгел дип исәпләнә, әмма бу – зур хата. Даими сыра, аракы эчү - алкогольгә күнегүгә китерә. Спиртлы эчемлеккә психик һәм физик бәйлелек барлыкка килә, гүзәл затлар алкоголизм чиренә бик тиз вакыт арасында дучар була. Кешеләрнең организмы төрле: кемдер бер рюмкадан исерә, икенчеләр унны эчсә дә аягында басып тора. Шуны күз алдында тотыгыз: эчкече хатынның йөзе кызарып, шешенеп тора, тән тиресе саргая, күксел тимгелләр барлыкка килә, күзләре хәвефле ялтырый, чәчләре майланып, укмашып тора, тән мускуллары үсешә, буй-сыны ямьсезләнә, тешләре карая, чәчләре коела. Кызганычка каршы, бу үзгәрешләрне туктатып булмый.
Гомумән, үзегезнең сәламәтлегегезгә битараф булмагыз, аны саклагыз, тормышның ямен тоеп, кадерен белеп яшәгез!
Илдар Иламанов,
район үзәк дәваханәсенең табиб-наркологы.
Читайте нас