Маяк
+5 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 февраль 2022, 13:00

Вакциналау коткара

Коронавирус хәзер балалар арасында күбрәк тарала башлады һәм алар аны авыррак кичерә. Бу хакта “Роспотребнадзор”ның Г.Н.Габричевский исемендәге Мәскәү эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Татьяна Руженцова белдерде.

Вакциналау коткара
Вакциналау коткара

Эксперт моны балаларда иммунитет дәрәҗәсе түбән булу белән аңлата. Узган елның җәеннән башлап 12-17 яшьлек үс­мер­ләрдә “Спутник М” вакцинасын сынау бара. Тикшеренүләр барышында белгечләр балаларда аның бер генә кире йогынтысын - тән температурасы күтәрелүен билгеләгән. Гражданлык әйләнешенә ул гыйнварның икенче яртысында чыгарга тиеш. “Спутник V” һәм “Спутник Лайт” вакциналарының нәтиҗәлелегенә карата Гамалея үзәгенең һәм Спалланцани институтының уртак Русия-Италия тикшеренүләре яхшы яңалык булды. Пациентларның “Спутник Лайт” белән ревакциналануы вируска каршы яхшы иммунитет булдыруын һәм “Оми­крон”нан сакланырга ярдәм итүен күрсәткән.
Властьлар Европадан чирнең чираттагы дулкыны килүен көтә. “Роспотребнадзор” башлыгы Анна Попова фаразлары буенча, ул бик көчле һәм авыручылар саны шактый зур булачак.

Фото: pixabay.com

Автор: Миляуша Хузина
Читайте нас