Маяк
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
2 апрель 2022, 19:00

Бананның файдасы

Бананның файдасы бик күп, шулар белән танышып китик:    

Бананның файдасы
Бананның файдасы

1.Банан депрессия белән көрәшергә ярдәм итә. Анарда бәхет гормоны серотонин эшкәртеүче матдә – триптофан күп. Шуңа күрә, банан ашап кәефне күтәрергә була.

 

2.Банан – хәтта балаларда да аллергия булдырмый торган бердәнбер җимеш.

 

3.Сөякләрне ныгыта. Банан организмда кальцийны тоткарлый. Ул бәвел белән чыгарылмый, ә организмда калып, сөякләрне ныгытуга китә. Бу бигрәк тә кәһвә яратучылар өчен бик мөһим, чөнки әлеге эчемлек кальцийны, киресенчә юып чыгара.

 

4.Эчәклек микрофлорасын яхшырта. Төп ризыкланудан соң банан ашасагыз, организм ризыкны тизрәк үзләштерә.

 

5.Эч кату белән җәфаланучыларга банан бик файдалы. Бананны даими ашасагыз, бу проблемадан котылырсыз.

 

6.Банан – сару кайнау (изжога) кебек проблемадан коткара.

 

7.Ашказаны җәрәхәте(язва). Ашалган банан ашказанын ярсыткыч матдәләрдән һәм ризыкта булган кислоталардан саклый һәм бу җәрәхәтнең төзәлүенә ярдәм итә.

 

8.Диарея булган кешеләргә банан ашарга киңәш итәләр. Ул бик яхшы тернәкләндерү продукты.

 

9.Күп тренировка ясаучыларны банан аяк балтыры мускуллары тартышуыннан коткарыр.

 

10.Шешенү (отёк) белән җәфаланучылар да бананнан файда күрерләр.

 

11.Энергия чыганагы. Тренировка алдыннан банан ашасаң, нәтиҗәлерәк шөгыльләнергә була – шикәр микъдары тиз арада күтәрелә һәм энергия озакка җитә.

 

12.Ашкайнатуны яхшырта. Бананда булган пектин һәм хелат организмдагы токсин һәм башка зарарлы матдәләрне яхшы чыгара һәм шуның нәтиҗәсендә ашкайнату яхшыра.

 

13.Хатын-кызлар өчен. Банандагы серотонин һәм башка файдалы матдәләр аларга айлык хәлсезлек билгеләре белән көрәшергә ярдәм итә, начар кәефтән коткара.

 

14.Анемия. Бананда тимер күп һәм ул азканлылык булганда алыштыргысыз ризык.

 

15.Йөрәк авырулары. Банандагы калий кан тамырларын ныгыта, инфаркт һәм инсульт куркынычын киметә, гипертонияне дәвалый.

 

16.Иммунитет. Бананда антиоксидантлар һәм аминокислоталар бар, ә алар белгәнегезчә, организмны саклый һәм иммунитетны яхшы күтәрә.

 

17.Бөерләр. Банан бөерләр эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Файдалы матдәләр, микроэлементлар һәм витаминнар аларның хәлен яхшырта, песок һәм ташларны чыгара.

 

18.Банан – юлда яки йөкле вакытта косасы килүгә каршы менә дигән чара.

 

19.Банан кабыгы бөҗәкләр тешләгән урынга куеп, кычыту һәм кызаруны басу өчен менә дигән чара.

 

20.Эсседә. Бананның тән температурасын төшерү сыйфаты бар. Бу сезгә бизгәк вакытында яки бик эссе булганда ярдәм итәр.

21.Тәмәке тартуны ташлаганда. Никотинга бәйлелектән котылу вакытында банан ашарга киңәш итәләр. Анардагы витаминнар, калий, магний организмнан никотин калдыкларын чыгарырга һәм тәмәкесез тормышка ияләнергә булыша.

 

22.Акыл сәләтен арттыру. Калий күп булганлыктан, банан кешене яңа мәгълүматны тиз һәм җиңел кабул итәргә сәләтле ясый. Бу сынауларга әзерләнгәндә бик кирәк.

 

Тулырак: http://saba-rt.ru/news/radio-ham-tv-yanalilari/banan-faydasy

 

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: