Маяк
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 апрель 2022, 19:00

Глаукома – мәкерле авыру

Глаукома-үзәк һәм периферик күз күременең начараюына китерә торган хроник авыру.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге авырудан өлкән кешеләрнең 20 проценты зыян күрә, һәр 5 очрак күзләрне югалтуга китерә, ә бу чын фаҗига, чөнки күз органы аша без әйләнә-тирә дөнья мәгълүматларының 90 процентын кабул итәбез.
Глаукомада күз басымының артык югары булуы; күрү нервы һәм челтәре туклануы бозылу, күз күреме начараюының көчәюе күзәтелә.
Глаукома ничек үсешә?
Кеше күзендә сулы дым барлыкка килә, ул күз алмасы структураларын юу һәм дымландыру өчен кирәк. Ул даими рәвештә яңарырга тиеш.
Глаукома булганда сулы дым күпләп җыела: ул йә начар ага, йә организм аны артык бүлеп чыгара. Һәрхәлдә, күз эчендә кан басымы арта, күз нервының туклануы бозыла һәм ул атрофияләнә башлый. Мондый паталогик процесслар башлану сәбәпләрен тулысынча билгеләп булмый. Әмма беренчел глаукома нәсел факторларына бәйле, йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин системаларының патологиясе кушылуы аркасында барлыкка килә дип аңлатыла.
Хәвеф төркеменә кемнәр керә?
40 яшьтән соң барлык кешеләргә, глаукоманы вакытында ачыклау өчен, елына 1-2 тапкыр офтальмологта тикшерү үтәргә кирәк.
Бигрәк тә түбәндәге категорияләр үз сәламәтлегеңә карата игътибарлы булырга тиеш: глаукома белән авыручыларның туганнары (туганнарыгыз арасында әлеге авыру очраса, үзегездә симптомнары булмаса да, кичекмәстән тикшерү узарга кирәк),өлкән буын вәкилләре, шикәр диабеты, катаракта белән авыручы пациентлар, ерактан яки якыннан начар күрүче кешеләр, төнге сменада эшләүчеләр.
Глаукома билгеләре. Күз күремендә уңайсызлык, күзләрнең тиз аруы, каш янында авырту барлыкка килү, лапма яки шәмгә караганда төсле түгәрәкләр күренү, күзләр кызару әлеге авыру билгеләрен аңлата.
Әгәр сез хәвеф төркемендә торасыз икән, глаукома үсешенә юл куймас өчен күрү арыганлыгын булдырмаска кирәк, моның өчен компьютер артында эшләү, уку, телетапшыруларны карау вакытында тәнәфес ясау шарт-һәр сәгать саен ял итү өчен 10-15 минут вакыт бүлергә киңәш ителә. Стрессларга дучар булмаска, 10 кг артык авырлык күтәрүдән тыелырга, артериаль кан басымын контрольдә тотарга, 8 сәгать йокларга, тозны аз, үсемлек продуктларын күбрәк кулланырга, алкоголь һәм тәмәке кулланудан тыелырга, шулай ук белгечтә ел саен профилактика тикшерүе узарга кирәк.
Глаукома чирен тулысынча җиңеп булмый, әмма күрү сәләтен саклап калырга мөмкин - авыруны контрольдә тотарга кирәк.
Үзегезне саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

Ирина Акмалова, район үзәк дәваханәсенең табиб-офтальмологы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: