Маяк
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
7 апрель 2022, 18:00

Авыру кеше яткан бүлмәгә алоэ куярга кирәк

Алоэ гөле бик позитив үсемлек булып санала. Ул һаваны чистарта, фитонцидлар белән баета. Аның йомшагын медицинада кулланалар. Ул аллергияле кешеләргә генә начар тәэсир итәргә мөмкин. Аның энергетикасы бик яхшы. Өйдәге кешеләргә дә уңай йогынты ясый.

Авыру кеше яткан бүлмәгә алоэ куярга кирәк
Авыру кеше яткан бүлмәгә алоэ куярга кирәк

Алоэ булган бүлмәдә кеше депрессиядән дә арына.

Алоэ гөле халык медицинасында иң еш кулланылучы үсемлекләр исемлегенә кертелгән. Гүзәл затлар аны күбрәк косметологиядә кулланса, табиблар гөлнең дәвалау үзенчәлекләрен яхшы белә.

Аңарда матдәләр алмашын яхшыртучы элементлар да бар, аның согын ашкайнату системасын сәламәтләндерү өчен дә кулланырга була. Ул шулай ук йокысызлыктан саклый, организмның тонусын күтәрә, иммун системасын ныгыта.

Алоэ суты бик күп кремнар составында бар. Чыннан да, андагы файдалы матдәләр җыерчыклардан котылу өчен, тиренең яшь булып калуына булышлык итә, ди косметологлар. Алоэ сутын өйдәге шартларда да кулланырга була. Моның өчен төптә үсүче иң калын яфракны кисеп алып изәргә һәм, спирт яисә су белән катыштырып, суыткычта сакларга кирәк.

Артык коры тән тире­сеннән җәфаланасыз икән, бер үк күләмдә каймак белән вакланган алоэдан измә ясап, битегезгә сөртегез. 20 минуттан юарга киңәш ителә. Ай дәвамында атнасына ике тапкыр шушы масканы кулланырга кирәк.

Ул гөлнең тылсымлы үзлекләре дә бар дип саныйлар. Ул өйгә акча җәлеп итә, хуҗаларга шәхси тормышын рәтләргә ярдәм итә, күз тиюдән саклый.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: