Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
10 апрель 2022, 20:33

Елмаюыңнан ләззәт ал!

Ап-ак тешләрне күрсәтеп елмаю - сәламәтлек, матурлык, яшьлек күрсәткечләренең берсе.

Елмаюыңнан ләззәт ал!
Елмаюыңнан ләззәт ал!

Сәламәт елмаю ияләре шәхси тормышта гына түгел, ә иҗтимагый һәм эшлекле тормышта да уңышка ия.

 Балачактан ук тешләр сәламәт һәм нык булырга тиеш. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров балалар хакында хәстәрлек күрү кысаларында мәктәпләрдә стоматология кабинетларын торгызырга кушты һәм «Взлетай» белем бирү проектын һәм турыдан-туры «Сәламәт елмаю» модулен тәкъдим итте. Кайчак мәктәп (бигрәк тә авылларда) - бала теш дәвалый ала торган бердәнбер урын булып кала. Безнең Түбән Яркәйдәге лицейда стоматология кабинеты ачылганнан бирле, ягъни 2013 елдан алып эшли. Кабинет яңа, заманча, балалар стоматологиясе өчен барлык таләпләрне исәпкә алып җиһазландырылган.

 Район үзәк дәваханәсе графигы буенча тәҗрибәле белгечләр районның барлык мәктәпләрендә балаларны кабул итә. Быел да район үзәк дәваханәсенең 23 еллык эш стажы булган беренче категорияле табиб Шамил Ситников Шамил һәм шәфкать туташы Гүзәл Миңнеголова 263 укучыны карады, аларның 49ына санация үткәрде.
Балалар Шамил Мөдәрис улы белән шунда ук уртак тел тапты. Ул һәр укучыны үзенә җәлеп итте, аларны стоматологлардан курыкмаска өндәде, дәвалау процедурасын авыртусыз үткәреп, гел хәлләре белән кызыксынып торды. Табиб үз эшен сыйфатлы башкарды.

 Гади кагыйдәләрне үтәү тешләрне сакларга, матур елмаерга ярдәм итәчәк. Шуны истә тотарга кирәк, теш авыруларын профилактикалау комплекслы характерда барырга тиеш.
Теш турында кайгырту - мөһим һәм җаваплы эш, аңа бурычка караган кебек түгел, ә тормышыгызның бер күңелле өлеше итеп кабул итегез.

Гөлнур Бәхтиева,
Түбән Яркәй лицееның шәфкать туташы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: