Маяк
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
6 Май 2022, 12:15

Эремчекнең файдасы

Авылда җирендә сәламәтлек өчен файдалы булган табигый ярдәмчеләрне ныграк файдаланырга мөмкинлек бар. Шуларныӊ берсе — эремчек.

Эремчектә аксым, май, кальций тозлары, фосфор күп. Майсыз эремчектә 17 процент аксым (итнең кайбер төрләренә караганда да күбрәк) бар.

Эремчек бавырда май туплануын, тукымалар тыгызлануын булдырмый. Әмма әлеге сөт ризыгында бавыр юлларында тупланучы терлек мае күп. Шуңа да эремчекне даими ашаганда аңа үсемлек мае өстәргә киңәш ителә һәм эремчекнең майсыз төрләрен сатып алу яхшырак.

Эремчек суы.

Ул кеше организмы өчен бик файдалы. Анда сөт шикәре, минераль тозлар, тиз эри торган аксым бар. Сөт шикәре эремчек суына эч йомшарта торган сәләт бирә, эч катканда аннан да уңайлы дәва юк.

Ул сидек куарга сәләтле, тән шешенүне кайтара. Ашказанындагы черүче флораны тышка куа, яшь, файдалы флора үстерергә булыша. Эремчек суын ач карынга — иртән эчәргә киңәш ителә. Көнгә бер стакан җитә.

Эремчек суында окрошка, салкын борщ әзерләргә, коймак пешерергә була.

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: