Маяк
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
27 июнь 2022, 18:00

Юкә агачын яратасызмы?

Күп чирләрне дәвалый

Юкә чәчкәсен эссе көннәрдә яки көн уртасында, яңа ай туган вакытта, күпчелек чәчкәләре ачылганнан соң җыю яхшы. Яңгырдан соң җыйсаң, файдалы үзенчәлекләрен югалта. Аны салкынча, кояш төшмәгән урында киптерү мөһим.

Юкә чәчкәсе төнәтмәсе нерв системасын тынычландыра, организмда бәвел һәм үт, тир бүленүен көчәйтә, температураны төшерә, авыртуны баса, тамакны йомшарта, микробларга каршы тору сәләтенә ия.

Шулай ук спазмнарны бетерә, кан басымын төшерә, салкын тигәндә, гриптан, кискен бронхиттан дәвалану өчен дә кулланыла. Тамак шешкәндә, ангина вакытында, тоз, прополис шыйыксаларзы белән чиратлап, тамакны, авыз чайкату файдалы .

*Юкәнең вакланма бөреләрен һәм яфракларын, чәчкәсен кулланалар.

*Геморрой вакытында юкә чәчкәсе салып ваннага утырырга кушалар.

*Юкә орлыгыннан эшләнгән төнәтмә борын канаганда ярдәм итә.

*Юкә чәчкәсе төнәтмәсе белән чәчегезне юсагыз, чәчегез коелмас.

*Юкә чәчкәсе тир эшмәкәрлеген көчәйтә, шуңа күрә салкын тигәндә авызны, тамакны чайкатырга кирәк. 2 балкашык чималга 250 мл кайнар су коеп, 10 минут тотарга да, сөзеп алгач, җылы килеш файдаланырга.

*Мунчага юкә пиннеге әзерләргә дә була.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: