Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 июнь 2022, 18:00

Пестә чикләвеге йоклата

Пестә чикләвеге (фисташка) аксым, клетчатка һәм антиоксидантлар чыганагы булып тора. Ул шулай ук B6 витаминына бай.

Пестә чикләвеге йоклата
Пестә чикләвеге йоклата

Әлеге витамин кандагы шикәр составын, гемоглобин барлыкка килүне көйли. Чикләвектәге калий бананга караганда күбрәк. Калий исә йөрәк өчен файдалы. Чикләвекнен составында йокыга талу өчен җаваплы витаминнарга бай. Даими рәвештә фисташка ашаган кеше тынычлана, арыганлыктан котыла, стрессларга бирешми. Пестә яшелрәк булган саен сыйфатлырак санала. Ул А, В1, Е витаминнарына, тимергә дә бай. Пестә башка чикләвекләрдән аз калорияле булуы белән дә аерылып тора. Болардан кала, холестерин һәм кан басымы күләмен киметергә, йөрәк тибешен җайга сала, баш мие, бавыр эшчәнлегенә уңай тәэсир итә, кан тамырлары тышчасын ныгытырга булыша.

 

Фото: Интернет

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: