Сарымсак составында күпләгән минераль матдәләр бар: углеводлар, инулин, полисахаридлар һәм башкалар. Аның иң файдалы үзлекләренең берсе – бактерияләргә каршы торуы. Ул организмның вируслы, салкын тию авыруларына каршы торырга булыша.
Грипп һәм салкын тию авыруларын булдырмас өчен, азыкка вакланган сарымсак кушарга кирәк..
Ютәлли башлауның башлангыч чорында (1-2 сәгать) авыз эчендә бер кисәк сарымсак тотарга кирәк. Әгәр аны вакыт-вакыт азрак тешләп алсагыз, сихәтләнүгә бер адым ясадыгыз дигән сүз. Көчле ютәлләгәндә, салкын тигәндә, грипп, тамак бакасы (ангина) белән җәфаланганда, сарымсак парларын суларга киңәш ителә. Санап кителгән авыруларны дәвалаганда да сарымсак кулланыла.
Игътибар! Ачы сарымсакны ашказаны җәрәхәте, бөер ялкынсыну (воспаление почек) авырулары, сары авыруы булганда кулланырга киңәш ителми.
Суган күз яшьләребезне түктерсә дә, иң файдалы яшелчә
Суган, белгәнебезчә, С һәм В витаминнарына да бай. Алар исә матдәләр алмашына һәм нерв системасы эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Болардан кала, суганда марганец белән хром да бар.
Аның составындагы дисульфидлар бактерияләрне үтерүгә сәләтле, кандагы шикәр белән холестеринны киметә, организмны яман шештән саклый. Кызыл сугандагы аллицин дигән матдә исә тромблар барлыкка килүне кисәтә, кан тамырлары тышчасының сыгылмалылыгын тәэмин итә. Әмма суганны пешергән вакытта аның файдалылыгы югала. Суган составында ялкынсынуга каршы торучы изоцианатлар да бар. Ул организмга инфекцияләргә каршы көрәшергә ярдәм итә.
Бу яшелчәнең файдасы бик зур.
Ул баш мие эшчәнлеген яхшырта һәv картаюдан саклый. Сугандагы матдәләр хәтерне яхшырта, хис өчен җаваплы күзәнәкләрне активлаштыра, яшәртә. Күкрәкне яман шешләрдән саклый
Чыганак: Интернет
Фото: Интернет