Маяк
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
10 сентябрь 2022, 17:13

Кабак орлыгының файдасы

Кеше өчен кирәкле элементлар барысы да кабак орлыгында бар. Файдалы булуын ишеткән бар, әмма кабак төшендә нинди витаминнар булуын һәм организмга ничек тәэсир итүе хакында белүчеләр сирәктер. 

Кабак орлыгының файдасы
Кабак орлыгының файдасы

Кеше өчен кирәкле элементлар барысы да кабак орлыгында бар. Файдалы булуын ишеткән бар, әмма кабак төшендә нинди витаминнар булуын һәм организмга ничек тәэсир итүе хакында белүчеләр

 

Кабак орлыгының составы 

Кешенең тереклек эшчәнлеге өчен кирәкле элементлар барысы да кабак орлыгында бар. Иң зур өлешне майлар тәшкил итә – 50%, аксымнар – 30%, ә су, углеводлар һәм азык җепселләре – 5%. 

Орлыклар аминокислоталарга бай. Алар арасында алыштыргысыз 12 аминокислота бар. Әгәр 100 грамм гына кабак төше ашасаң да, тәүлеклеклек ихтыяҗны канәгатьләндерергә була. 

Кеше организмының эшләвен тәэмин итүче микро һәм макроэлементлар кабак орлыклыкларында бик күп. Мәсәлән, 100 грамм орлыкта тәүлеклек ихтыяҗдан артыграк күләмдә марганец, фосфор һәм магний бар. 

 

Организмга файдасы 

Орлыкларның файдалы составы кешенең иммун системасы сәләтен арттыра, кандагы начар холестеринны киметә. Шуңа күрә кабак орлыклары онкология авырулары белән нәтиҗәле көрәшә, бу күп еллар дәвамында һәм күп кенә илләрдә әйдәп баручы белгечләр тарафыннан тикшерелә. 

Буыннары авырткан кешеләр дә кабак төшенең файдасын күрә. Ул артритны дәваларга ярдәм итә. Өстәвенә, медикаментлардан аермалы буларак, тискәре йогынтысы юк. Орлыклардагы цинк сөяк тукымаларның тыгызлыгын яхшыртырга мөмкин. 

Кабакның үзе кебек үк, орлыгы кешенең кәефен күтәрә. Кан басымы югары булудан туктый, канда шикәр күләме тотрыклана, кан тамырлары ныгый, ашкайнату системасы яхшырак эшли. Кабак төше балалар организмын ныгыта, нервларны тынычландыра. 

 

Ир-атлар, баш тартмагыз 

35 яшьтән узган ир-атларга кабак төшеннән баш тартмаска киңәш ителә. Аларга уңай йогынты ясый торган төп компонент – цинк. 100 грамм орлыкта тәүлеклек норманың яртысы бар. 

Цинк нәрсәгә файдалы соң, диярсез. Ә ул тестостерон молекуласын төзүдә катнаша һәм ир-ат җенес системасының сәламәтлеге өчен җавап бирә. Моннан тыш, кабак орлыкларын кулланып, иртә пеләшләнүдән котылып була. 

F витамины – йөрәк-кан тамырлары системасына, ә В витамины – матдәләр алмашына, канда холестеринның кимүенә һәм баш мие эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. 

 

Хатын-кызларга йогынтысы 

Хатын-кызларның яшьлекләрен саклап калу өчен борчылулары һәркемгә мәгълүм. Кабак орлыкларындагы Е витамины җыерчыклар һәм биттә пигментация барлыкка килүне һәм, гомумән, организмның картаюын акрынайта. 

Бу орлыклар ярдәмендә менопауза вакытында билдәге авыртуларны һәм еш була торган эсселек тойгысын киметергә мөмкин. Кабак төшен кечкенә балаларга да кулланырга рөхсәт ителгәнлектән, йөклелек чорында да аны ашау тыелмый. 

 

Суалчаннардан коткара 

Үз организмын медикаментлар белән агуларга теләмәгән кешеләр халык медицинасына ешрак мөрәҗәгать итә. Андыйлар кабак төшен яратып куллана, чөнки андагы куркурбитин аксымы суалчаннарны параличлый. 

 

Кабак орлыкларының зыяны 

Әлбәттә, алар кеше организмы өчен бик файдалы, өстәвенә шактый тәмле һәм туклыклы. Әмма, башка теләсә нинди продукт кебек үк, аларны куллануны контрольдә тотарга кирәк. 

Бик күп санда ашалган кабак орлыгы ашказаны җәрәхәте авыруын кискенләштерә, шулай ук тозларның организмнан чыгуын акрынайтырга яки туктатырга мөмкин.

 

Чыганак: Интернет 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: