Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 сентябрь 2022, 13:27

Баланны җыясызмы?

Файдасы бик күп

Баланны җыясызмы?
Баланны җыясызмы?

Балан файдасы

Салкын тисә, балан чәе эчәргә була. Аның составында аскорбин кислотасы һәм бик көчле антиоксидантлар бар. Баланда тагын каротин, К, Р витаминнары, цинк, натрий, марганец, кальций, молибден, кобальт, фосфор, никель, цирконий, титан, калий, магний кебек микроэлемент һәм минераллар, 13 төрле аминокислота, эфир майлары һәм кеше организмы өчен кирәкле тагын бихисап файдалы матдәләр бар.

Балан чәе сәламәтлекне ныгыта, тынычландыра. 1 аш кашыгы баланга 200 мл кайнар су коеп, 1-2 сәгать төнәтергә кирәк. Сөзеп, көненә 2 тапкыр 1/2 стакан эчәргә.

Балан суының файдасын

Балан җимешләре төрле кан агулар һәм кан оешу вакытында файдалы.

Балан суы ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте белән авырганда шул җәрәхәтләрне төзәтү, авыртуны басу үзлегенә ия. Аны ашказаны һәм эчәклектә шешләр булганда, истерика, хәлсезлек күзәтелгәндә, кан басымы югары булганда сәламәтлекне ныгыту өчен эчәргә киңәш итәләр.

Моннан тыш, ул ютәлдән дә бик файдалы. Яман шеш белән чирләгәндә балан суын сабакларыннан (яфракларыннан түгел!) ясалган төнәтмә белән бергә эчәләр. Суын гади бетчәләргә, тимрәүләр вакытында зарарланган урыннарга сөртәләр.

Игътибар! Йөрәк авыртканда, шулай ук кан тамырлары тыгылганда һәм башка кан сауганда балан суы эчәргә киңәш ителми.

 

Фото: https://pro-dachnikov

Чыганак: http://maydan

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: