Маяк
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 октябрь 2022, 16:00

Сырганак җимешенең файдасы

Кан авырулары булган кешеләргә сырганак ашаганда сак булырга кирәк

Сырганак җимешенең файдасы
Сырганак җимешенең файдасы

Сырганакта А, В1, В2, С, D, Е һәм башка витаминнар, егермеләп минераль элемент бар.

Сырганак ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, йөрәк, бавыр сәламәтлегенә файдалы, тире авырулары төзәтә. Иммунитетны ныгыта, кан басымын киметә, канда шикәр микъдарын төшерә. Салкын тиеп авырганда да файдасы бар.

Кан авырулары булган кешеләргә сырганак ашаганда сак булырга кирәк. Ул канны сыекландыра. Аллергия китереп чыгаруы ихтимал. Ашказаны-эчәклек тракты авырулары ярсынган стадиядә булганда да сырганак ашамый торырга кирәк.

Сырганакны сакларга куйганда юарга кирәкми, ашар алдыннан гына чайкап алыгыз.

Сырганак җимеше натураль рәвештә дә, кайнатма, морс буларак та файдалы. Кышын сырганактан чәй ясап эчү файдалы. Ул организм эчендә ялкынсынуны бетерә.

Шулай ук сырганак җимеше бәхет гормоны барлыкка килүгә ярдәм итә, канны сыекландыра, диелә хәбәрдә.

 

Чыганак: http://baltaci.ru/news

Фото: https://domashniecvety.ru

 

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: