Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 октябрь 2022, 15:42

Гөмбә җыябыз: агулансаң нишләргә һәм ничек сакланырга?

Башка азык-төлеккә караганда гөмбә белән агулану күпкә куркынычрак. Агулы гөмбә организмга аз гына микъдарда кергәндә дә үлемгә китерергә мөмкин

Гөмбә җыябыз: агулансаң нишләргә һәм ничек сакланырга?
Гөмбә җыябыз: агулансаң нишләргә һәм ничек сакланырга?

Көз - гөмбә җыю чоры. Әмма гөмбәләрне белеп җыярга һәм тиешенчә эшкәртергә кирәк. 

Башка азык-төлеккә караганда гөмбә белән агулану күпкә куркынычрак. Агулы гөмбә организмга аз гына микъдарда кергәндә дә үлемгә китерергә мөмкин.

 

Гөмбә җыю кагыйдәләре

1.Үзең яхшы белгән (таныш булган) гөмбәләрне генә җый.

2. Гөмбә эзләгәндә мүкләрне өзмә, яфракларны таратма.

3. Гөмбәне пычак белән генә кис.

4. Картайган, кортлаган гөмбәләрне җыйма.

5. Очраклы кешеләрдән гөмбә сатып алырга ярамый.

6. Гөмбәләрне чи килеш кабып карарга ярамый.

7. Юл кырыйларында, чүплек яннарында, зур оешмалар янында үскән гөмбәләрне җыярга ярамый. Аларда әйләнә-тирәгә бүленеп чыккан агулы матдәләр туплана.

 

Чыганак

Фото: https://pen.selhozproduct.ru

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: