Маяк
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
7 сентябрь 2023, 13:00

Авыл халкы өчен мөһим вакыйга

Ил Президенты тарафыннан 2024 елга кадәр милли максатлар һәм стратегик бурычлар билгеләнде. Районыбыз да ил һәм төбәк җитәкчелеге куйган стратегик максатларны тормышка ашыруга йөз тотып эшли, проект кысаларында яңа объектлар төзелә яисә элеккеләре яңартыла. Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек” милли  проектының   “Медицинаның башлангыч  звеносын модернизацияләү” программасына ярашлы, “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының  беренче медицина-санитар ярдәм күрсәтү төбәк проекты чикләрендә Үрмәт авыл халкы өчен көтеп алган модуль тибындагы фельдшер-акушерлык пункты ачылды.  

Авыл халкы өчен мөһим вакыйга
Авыл халкы өчен мөһим вакыйга

Тантаналы вакыйга уңаеннан үрмәтлеләрне тәбрикләргә муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Башкортстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Бурдюк, «Башсельхозтехника» җәмгыяте генеральный директоры Фларис Шәйхетдинов,  район үзәк дәваханәсе баш табибы Рәзидә Гатауллина,  Үрмәт авыл советы авыл биләмәсе башлыгы И.Муллаголов килде.

Халыкны кабул итү өчен биредә санитар таләпләргә тулысынча җавап бирерлек шартлар бар. Димәк, биредә яше - карты квалификацияле ярдәм алачак.  -Көнгә чыккач төрле мөрәҗәгать белән килүчеләр күп. Бигрәк тә өлкән буын шифа эзләп керә, даруын сорый, уколын кадата, киңәш сораучылар да бар. Хәзер уңайлы шартларда кабул итәчәкбез. Шулай да, авылдашлар бу бинага авырып түгел, ә хәл белергә, күреп чыгарга гына килсеннәр иде, - ди авыл халкы сәламәтлеге сагында торучы фельдшер  Рәмилә Камалова.

   ФАП бинасы барлык кирәкле коммуникацияләргә тоташтырылган, заманча стандартлар һәм таләпләргә туры китереп җиһазландырылган. Кабинетларда кирәкле аппаратура урнаштырылган, шул исәптән беренче медицина ярдәме күрсәтү, халыкны иммунизацияләү һәм анализлар алу өчен, шулай ук медицина персоналының сыйфатлы эшен тәэмин итү өчен кирәкле яңа медицина җиһазлары һәм компьютер техникасы бар.-Безнең районда яңа фельдшер – акушерлык пункты ачылу-авыл халкы өчен мөһим вакыйга. Хәзер 413 кеше, шул исәптән 82 бала, яшәү урынына мөмкин кадәр якынрак кирәкле медицина ярдәме ала алачак,- дип билгеләп үтте район үзәк дәваханәсенең баш табибы Рәзидә Гатауллина. Район үзәгеннән ерак авылларда мондый ФАПлар ачылу халыкның сәламәтлеген ныгытырга һәм төрле авыруларны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

Лилия Йосыпова.

Авыл халкы өчен мөһим вакыйга
Авыл халкы өчен мөһим вакыйга
Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: