Аның тарихы 2004 елда, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы авыруны глобаль эпидемия дип игълан иткәч башлана. Бу авыру бүгенге көндә дә бар дөньяда үлемнең һәм инвалидлыкның төп сәбәпләренең берсе булып кала. Агымдагы елның шушы чорына районда барлыгы 128 кеше (ир атлар-73, хатынкызлар 55 кеше) инсульт кичергән. Шулардан 113 кешедә- ишемия инсульты, 15ндә геморрагик инсульт күзәтелгән.
Инсульт-баш миендә кан әйләнеше бозылу белән характерланган кискен неврологик халәт. Аның төрләре бар.
Геморрагик инсульт-баш миенә кан китү. Геморрагик инсульт вакытында, гадәттә, кан тамырлары ярыла һәм баш миенә кан китә. Геморрагик инсульт эш көненең уртасында, иң киеренке сәгатьләрдә, көчле эмоциональ реакцияләрдә яки кич белән, арыганлык фонында күзәтелә.
Ишемия инсульты баш мие инфаркты үсеше белән чагыштырыла. Баш мие тамырларының тыгылуы баш миенең билгеле бер өлкәсен кан агымыннан мәхрүм итә, нәтиҗәдә ишемия зонасындагы нейроннар һәм башка күзәнәкләр үлә. Ул тәүлекнең теләсә кайсы вакытында булырга мөмкин, ләкин ешрак төнге һәм иртәнге сәгатьләргә туры килә.
Инсультның сәбәпләре бик күп, чөнки ул эре һәм вак кан тамырларының төрле патологик халәтләре, системалы гемодинамиканың бозылуы, канның реологик үзлекләре нәтиҗәсе. Инсульт куркынычы факторлары билгеле һәм көйләнә торган яки көйләнми торганнарга бүленә.
Иң мөһим көйләнә торган куркыныч факторларның берсе-артериаль гипертензия, ягъни артериаль басымның артуы. Инсульт кичерүчеләрнең 90 процынтында элек артериаль гипертония теркәлгән.
Икенче фактор - холестеринның ар-туы. Моны булдырмас өчен, сәламәт туклану һәм диета тоту мөһим, диетага күбрәк җимешләр, яшелчәләр, балык кертергә кирәк. Өченче фактор-тоз, аны куллануны киметү шарт. Дүртенче көйләнә торган фактор - алкоголь, аны дөрес кулланмау кан тамырлары авыруларына һәм инсульт куркынычы артуга китерә. Бишенче фактор – тәмәке тарту. Тәмәке тарту белән инсульт арасындагы бәйләнеш берсүзсез расланган. Алтынчы фактор-гиподинамия. Кеше көненә ким дигәндә 30 минут физик күнегүләр эшләргә тиеш. Җиденче фактор- контрацептивлар. Кан басымы күтәрелүчән хатын-кызлар, бигрәк тә 40 яшьтән соң, аларны кулланганда бик сак булырга тиеш. Сигезенче куркыныч факторшикәр диабеты. Белгечләр күзәтүе астында тәртипле дәвалану бик мөһим.
Хроник стресс һәм уңай эмоцияләр җитмәү инсульт куркынычын арттыручы өстәмә факторлар булып тора. 2-3 факторның бергә кушылуы баш мие кан әйләнеше кискен бозылу куркынычын арттыра.
Төзәтелми торган куркыныч факторларга, беренче чиратта, яшь керә. 20 яшьтән соң, киләсе уньеллыкларның һәрберсе баш миенең кан тамырлары патологиясен ике тапкыр арттыра. Икенче куркыныч фактор-нәселдәнлек. Атаанадан бирелгән геннар зур роль уйный. Беренче симптомнар баш миенең нинди зонасы үзгәрүенә бәйле. Бу тулы яки өлешчә паралич, шулай ук йөзнең, кулларның оюы, тән чымырдавы, тәннең яртысының катып калуы, сөйләмнең бозылуы, авыруның сөйләмне аңлавының бозылуы, баш әйләнү, күзләрдә икеләнү, атлап йөрүнең бозылуы, йотканда тончыгу булырга мөмкин.
Әгәр дә сез үзегездә яки туганыгызда шундый симптомнарны күрсәгез, ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк. Кешенең яңагында яки кулында ою күзәтелә икән, ул еш кына бу кулын яки яңагын сыпырып, үзе беткәнне көтәчәк. Бу -инсультның мөһим беренче билгесе . Шуңа күрә миокард инфаркты кебек югарыда әйтелгән симптомнар барлыкка килсә, тиз арада ашыгыч медицина ярдәме чакырырга кирәк.
Әгәр дә кеше сәламәтлеге, кан тамырлары белән проблемалар бар дип уйлый икән, нинди табибка мөрәҗәгать итәргә? Моңа кадәр баш мие кан әйләнеше бозылганы булмаса, ул табиб-терапевтка яки беренчел амбулатор звеноның гомум практикасы табибына мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Инсультны профилактикалауның никадәр мөһим һәм нәтиҗәле булуын күрсәтүче берничә фактор китерәбез: бер ел эчендә тәмәке тартудан баш тарту инсульт куркынычын 40 процентка киметә. Кан басымын оптималь чикләрдә саклау инсультның 80 проц. кисәтә. Авырлыкны киметү һәм түбән холестерин диетасын үтәү баш мие кан әйләнеше бозылу ихтималын 2 тапкыр диярлек киметә. Инсультны профилактикалау -иң мөһиме булырга тиеш. Сәламәтлегебезгә сакчыл караш, авыруны вакытында профилактикалау һәм диагностикалау безнең гомер елларын озайтырга гына түгел, ә аларны бәхетлерәк итәргә дә сәләтле.
Ирина ФӘХЕРТДИНОВА, район үзәк дәваханәсенең табиб – неврологы.