Һәркем үз гомерендә бер тапкыр булса да психологик проблемалар белән очраша, аларны үзе хәл итү авыр. Кайсы белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк — психолог, психиатр, психотерапевт, һәм алар арасында нинди аерма бар? Гомумән, психик сәламәтлек турында ничек кайгыртырга?
Психик сәламәтлек нәрсә ул? Минем психик сәламәтлегем белән нәрсә булырга мөмкин? Әгәр дә кеше симптомнарны сизсә, нәрсә эшләргә? Кайсы белгеч кирәклеген ничек аңларга? Әгәр дә мин табибка мөрәҗәгать итсәм, бу турыда һәркем беләчәкме? Әгәр мине психиатрия хастаханәсенә алып китсәләр, нәрсә эшләргә? Ә профилактика бармы?
«Менталь сәламәтлек» термины, «психологик сәламәтлек» синоним төшенчәсе кебек үк, сүзнең киң мәгънәсендә кешенең рухи иминлегенә кагыла. Әгәр кеше психологик яктан сәламәт булса, ул тормышка шатлана, үз яшәешенең мәгънәсен тоя, һөнәри һәм башка бурычларны үти, тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәтләрне төзи ала, ярата, эшли. Әгәр дә моны эшли алмый икән, кеше психологик яктан сәламәт түгел дип әйтергә була. Ләкин бу аның зур психиатрия өлкәсендә җитди проблемалар бар дигән сүз түгел.
Психик сәламәтлек төрле сәбәпләр аркасында бозылырга мөмкин: озакка сузылган стресс, гаиләдәге проблемалар, шәхси кайгы, хәтта баш мие җәрәхәте дә мондый проблемаларга китерергә мөмкин. Алар үз-үзләрен бәяләүнең түбәнәюе һәм озак вакыт начар кәефтә булудан алып неврозларга һәм хәтта психик авыруларга кадәр төрлечә күренә. Шуны аңлау мөһим: барлык күңелсез хисләр һәм эмоцияләр дә авыру билгесе түгел. Вакыт-вакыт һәр кеше курку, ачу, кайгы кичерә. Ләкин, бу шартлар яшәргә комачауласа, бу психологик проблема симптомы булырга мөмкин. Әйтик, сез ике атнадан артык төшенкелекне сизәсез. Яки метрода шундый курку булганда, сез билгеләнгән урынга бер сәгатькә озаграк, ләкин җир өстеннән генә барырга телисез. Берничә төн рәттән йоклый алмыйсыз. Әгәр дә кеше мондый симптомнарны сизсә, нәрсә эшләргә?
Әгәр дә сез тулы тормышка комачаулый торган проблемаларны күрсәгез, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Конкрет проблемага карап, психолог, психотерапевт яки психиатр янына бару яхшырак.
Нинди белгеч кирәклеген ничек аңларга?
Тормыш проблемаларын хәл итә алмаганда, шул ук вакытта күренгән клиник билгеләре юк икән, психологка мөрәҗәгать итү яхшырак. Мәсәлән, үзеңне, хисләреңне һәм кичерешләреңне аңламыйсың, тормыштан мәгънә таба алмыйсың. Кайгы-хәсрәт, укуда, эштә, якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләрдә кыенлыклар кичергәндә психолог ярдәмгә килә. Озак вакыт психотравматик хәл булып, йокының тотрыклы бозылуы, аппетит югалу, йөрәк ритмы бозылу, баш авырту, кан басымы сикерү, тире аксыл яки кызыл төскә керү кебек көчле психосоматик симптомнар барлыкка килсә табиб-психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу симптомнарның барысы да кешенең үзе белән идарә итәр өчен ресурслары җитмәвен аңлата һәм табиб кына билгеләгән җиңел дарулар ярдәме кирәк булырга мөмкин. Урамнан курку, паника һөҗүмнәре, сәбәпсез агрессия, галлюцинацияләр, акылдан шашкан идеяләр, үз-үзенә кул салу турында уйлар кебек симптомнар булган кешеләргә психиатр-табиб консультациясе кирәк. Бигрәк тә үзеңә яки башкаларга карата көч куллану очраклары булса.
Әгәр дә мин табибка мөрәҗәгать ит-сәм, бу турыда һәркем беләчәкме? Әгәр мине психиатрия дәваханәсенә алып китсәләр, нәрсә эшләргә?
Психологлар, психотерапевтлар һәм психиатрлар ярдәме һәрвакыт конфиденциаль, әмма аноним түгел. Әгәр кеше кабул итүгә килә икән, хәтта ярдәм сорап мөрәҗәгать итү факты да табиб серенең бер өлеше булып тора, диагноз турында әйтеп тә торасы юк. Бу мәгълүмат эштә дә, укуда да, туганнарда да ачыкланмый. Табиб бу мәгълүматны судның рәсми соравы буенча гына ачарга хокуклы. Дәваханәгә ятуга килгәндә, бу кешенең тәртибе аның тормышына һәм сәламәтлегенә яки тирә-юньдәгеләрнең иминлегенә куркыныч тудырган очракта гына мөмкин.
Профилактика бармы?
Әйе, әлбәттә. Психогигиена дигән төшенчә бар. Ул белгечкә мөрәҗәгать итүдән кичектерү өчен зур чаралар комплексын үз эченә ала. Тормышка һәм безгә тәэсир итә торган вакыйгаларга аңлы рәвештә якын килергә кирәк. Стрессны профилактикалауның үзегезгә туры килгән ысулларын сайлагыз: хобби, саф һавада йөрү, театрга бару, спорт чаралары — нәкъ менә сезгә туры килгәнне. Көн режимын үтәгез, әлбәттә, баш мие җәрәхәтләреннән сакланыгыз. Әмма психотравматик хәл килеп чыкса да, белгечкә баруны кичектерергә кирәкми, чөнки вакыт узу белән проблема кискенләшә ала.
Рәвилә ДӘҮЛӘТОВА, район үзәк дәваханәсенең югары категорияле табиб-психиатры.