Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 сентябрь , 14:05

Яшьләр өчен уңайлы программа

«Авыл табибы» федераль программасы ярдәмендә районда медицина кадрларына булган ихтыяҗ хәл ителә. Сәламәтлек саклауны үстерү, медицина ярдәмен күрсәтү шартларын яхшырту, заманча методикалар кертү, авыл медицина учреждениеләренә яшь белгечләрне җәлеп итү өчен ил һәм республика хөкүмәте җитәкчелеге тарафыннан бик күп файдалы эшләр башкарыла. «Сәламәтлек саклау» милли проектының «авыл табибы»,«авыл фельдшеры» программалары әлеге эш юнәлешләрен күз уңында тотып гамәлгә ашырыла. әлеге программа буенча Югары Яркәйдәге район үзәк дәваханәсенә балалар табибы булып кайткан Минтимер САДЕРТДИНОВ шундыйлардан.

Яшьләр өчен уңайлы программа
Яшьләр өчен уңайлы программа

«... Быелдан башлап, зур булмаган авылларда эшли башлаган терапевтлар, педиатрлар һәм гомум практика табиблары 3 млн. сум күләмендә түләүләр ала башлады», — диде республика җитәкчесе Радий Хәбиров 2023 елның 19 декабрендә БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайга аталган Юлламасында.

- “Авыл табибы” программасында катнашырга булдык. Бер уйламаган җирдән бирегә эшкә килдек. Беренче күрүдән поликлиника да, медперсонал да, Илеш районы үзе дә җанга ятты. Яшьләргә мондый ярдәм булуына без бик шат,- ди Минтимер Венир улы.

Тумышы белән Аскын районының Чишмә-Үрәкәй авылыннан булган егет мәктәп тәмамлагач та медицина университетына юллана. Башкорт дәүләт медицина университетына аны – йөргән кызы, ә хәзер инде тормыш иптәше Энҗе алып килә. Күп тә үтми, яшь пар никахлаша, икесе дә югары уку йортында укуын дәвам итә. 2021 елда Минтимер Венир улы педиатр дипломын кулына ала. Агымдагы елда педиатрия юнәлеше буенча ординатура тәмамлый, кызыл дипломга ия була. Үз эшендә заманча медицина алымнарын кулланган табиб белемен һәрвакыт камилләштереп тора. Теләге – югары квалификацияле белгеч булып кешеләргә тагын да күбрәк ярдәм итү.

“Һөнәремне бик яратам. Эшләр өчен барлык шартлар да булдырылган. Эшемдә дәлилле медицина алымнарына таянам. Шулай ук агымдагы елдан бер яшькә кадәрге балаларга массаж һәм давалау физкультурасы эшлим. Шуны да билгеләргә кирәк, хәзер грипп сезоны башлана, вакцина дәваханәгә кайтты, балаларны прививкага көтәм, кышка сезонга әзерлекне башладык. Коллективыбызда яшьләр күп булуы да сөендерә. Дәваханәдә аерым спорт залыбыз бар. Бирегә волейбол, теннис уйнарга йөрергә яратам, - ди яшь белгеч.

Тормыш иптәше Энҗе белән кызлары Дилә белән Динәне тәрбиялиләр. Әлеге вакытта Энҗе бәләкәй кызы белән декрет ялында.

Рәзидә Гатауллина, район үзәк дәваханәсенең баш табибы:

-«Авыл докторы» программасы бик файдалы булды. Безнең районга

әлеге программа булышлыгында дистәләгән врач кайтты. Алар төрле

юнәлештә эшли. Бу программаның файдасы ике яклы: авыллар яшь,

энергияле, эшкә дәртле, бар яклап та грамоталы табиблы булса, дәүләттән ярдәм алган яшь белгеч исә үзенең көнүзәк проблемасын - торак мәсьәләсен - уңай чишә ала. Программаны алга этүдә, федераль акчаларны җәлеп итүдә, республика казнасыннан акча бүлүдә, һичшиксез, Башкортстан Башлыгының роле бик зур».

Лира ГӘРӘЕВА.

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: