Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 сентябрь , 12:00

Уңышлы операция узды

Район үзәк дәваханәсе табиблары 92 яшьлек илешлегә яңа җиһазлар кулланып уңышлы операция башкарды.Заманча эндовидеохирургик җиһаз дәваханәдә узган ел ахырында «Сәламәтлек саклау» проекты буенча урнаштырылган иде, аны гамәлгә ашыру Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның аерым игътибарында. Район үзәк дәваханәсе хирургы Илмир Әлфис улы Әмирголов Уфадагы ашыгыч ярдәм дәваханәсе базасында лапароскопик операцияләр буенча укыды һәм районда операцияләр үткәрә.

Уңышлы операция узды
Уңышлы операция узды

Шундый операцияләрнең берсе эче авыртуына зарланып мөрәҗәгать иткән 92 яшьлек пациентканың үт куыгын алу булды. Консерватив терапиядән соң аңа лапароскопик операция уздырылган һәм ул уңышлы үткән. Аз инвазив метод ярдәмендә пациент тиз терелде һәм дәваханәдән чыгарылды.

Традицион лапароскопик операциянең традицион ачык операция белән чагыштырганда күп өстенлекләре бар. Тукымалар азрак имгәнә, тернәкләнү вакыты кыс-кара һәм пациентларга гадәти тормышка тизрәк кайтырга мөмкинлек бирә.

- Без медицина учреждениеләрен заманча диагностика җиһазлары белән тәэмин итүне дәвам итәбез. Алар барысы да эшли һәм кешеләрнең гомерләрен коткара, - дип ассызыклый Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: