Маяк
-13 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
27 февраль , 15:00

Ярдәм кулы сузу – һөнәр асылында

Кешеләргә ярдәм күрсәтеп, бик күпләрнең гомерләрен саклап калучы фельдшерларны юкка гына ак халатлы фәрештәләргә тиңләмиләр. Район үзәк дәваханәсендә медицина профилактикасы бүлеге фельдшеры Рүзәл САФИН турында да илешлеләрдән бик күп мактау сүзләре ишетергә туры килә. 

Ярдәм кулы сузу – һөнәр асылында
Ярдәм кулы сузу – һөнәр асылында

-Һәр кешене ачык йөз белән каршы алабыз. Кешеләргә кирәкле һәм файдалы була алу белән бәхетле мин, – ди ак халатлы.

Рүзәл Фәүдәт улы Тыпый авылында гади колхозчылар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. “Медицинада эшләү – ул минем балачак хыялым. Хәтеремдә, мәктәптә укыган чагымда фельдшерның кулындагы ялтырап торган шприцка карап, кызыгып, көнләшеп карый идем. Кечкенәдән медицина хезмәткәре булу теләге күңелемдә бөреләнде”, -ди ул. 8нче сыйныфны Тыпый сигезьеллык мәктәбендә тәмамлагач, хыялын тормышка ашыру максатында Уфа медицина училищесына фельдшер белгечлегенә укырга керә. Беренче хезмәт юлын ул Янтуган фельдшер-акушерлык пунктында мөдир буларак башлый. Күп тә үтми аны хәрби хезмәткә чакырып алалар. Германиядә һава һөҗүменә каршы совет гаскәрләре төркемендә радиолокация станциясе операторы, санитар инструктор булып хезмәт итә егет.

Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайтканнан соң, Үрмәт фельдшер-акушерлык пунктында акушер булып эшләвен дәвам итә. Арытаба 30 төркемдә 935 укучысы белем алган һәм 150гә якын педагог, производствода укыту осталары һәм башка персоналны үз эченә алган 86нчы һөнәри-техник училищеда - фельдшер, 11 ел ашыгыч медицина ярдәме бүлегендә өлкән фельдшер вазифасын башкара.

Иңнәрендә 35 ел хезмәт стажы булган Рүзәл Фәүдәт улы бүгенге көндә медицина профилактикасы бүлегендә фельдшер булып хезмәт сала.

Эш көне иртә таңнан башлана: үткән көн, атна һәм ай өчен отчетлар әзерләп өлгерергә, план төзергә, профилактик медицина тикшерүенең, өлкәннәрне диспансерлаштыруның, терапия участоклары буенча репродуктив сәламәтлекне бәяләүнең диспансерлаштыруның көндәлек мониторингын төзергә, медицина персоналының санитар-агарту эше буенча планнар үтәлешен тикшерергә кирәк һ.б.

«Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча мин пациентларда йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм организмга артык авырлык, тәмәке тарту, алкогольне зарарлы куллану, гиподинамия һәм рациональ булмаган туклану кебек зарарлы факторларның йогынтысын билгелим. Кабул итүдә киңәшләр бирәм. Күп кенә хроник авырулар башлангыч стадияләрдә симптомсыз уза, ләкин нәкъ менә алар инвалидлыкның һәм халыкның вакытыннан алда үлүенең еш сәбәбе булып тора. Шуңа күрә аларны никадәр иртәрәк ачыклый алсаң, дәвалау шулкадәр уңышлырак булачак. Авыруларны вакытында ачыклауда диспансеризация ярдәм итә», - ди Рүзәл Сафин.

Әгәр диспансеризация нәтиҗәләре буенча пациентта хроник авыру тапсалар, табиблар аның артыннан диспансер күзәтүе урнаштыралар һәм терапевтка яки тар белгечләргә алга таба тикшерү, дәвалауны төзәтү өчен җибәрәләр. Фельдшер сүзләренчә, пациентларда барыннан да ешрак, йөрәк-кан тамырлары патологияләре, икенче урында шикәр чире, аннары онкология очрый.
«Кайберәүләр үзләренең хроник авыруларына җавапсыз карый: дарулар кабул итми, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга омтылмый һәм кан басымын контрольдә тотмый. Профилактик консультация вакытында мин пациентларны билгеләнгән терапияне даими үтәргә күндерергә тырышам, аларга кан басымын контрольдә тотмауның нинди нәтиҗәләргә китерүен сөйлим», - ди медицина хезмәткәре.
Рүзәл Сафин дәваханә пациентларына зарарлы факторларның безнең сәламәтлеккә ничек йогынты ясавын һәм һәрберебезнең зыянны киметү өчен нәрсә эшли алуын аңлата. Йөрәк ишемиясе, артериаль гипертония һәм шикәр чире белән авыручыларга ул тормыш өчен куркыныч янаган очракта кичектергесез чаралар турында, ашыгыч ярдәм чакыртуның мөһимлеге турында сөйли.

«Кеше йогынты ясый алмаган физик сәламәтлек факторлары бар, бу- яшь, җенес, нәселдәнлек, кайда яшәвенә бәйле. Безнең үзебезгә бәйле факторлар да бар: туклану, хәрәкәт итү, хис-кичерешләр, зарарлы гадәтләр. Шуңа күрә һәр кеше үз сәламәтлеге өчен үзе нәрсә эшли алуы турында уйланырга тиеш. Бәлки, тәмәке тартуны ташларга, алкогольдән баш тартырга,авырлыкны киметергә яки физик активлыкны арттырырга? Шуның белән үз гомереңнең сыйфатын һәм озынлыгын яхшыртырга. Һәм диспансеризация узарга, әлбәттә, ә без, медицина хезмәткәрләре, монда ярдәм итәчәкбез», — дип киңәш итә Рүзәл Сафин.

Әйе, авыруга ярдәм итәр өчен, табиб һичшиксез рухи сыйфатларга ия булырга һәм үз эшенә җаваплы карарга тиеш, Рүзәл нәкъ шул сыйфатларга ия дә, шуңа аны яше-карты ихтирам итә. Әмма кеше үзе дә сәламәтлеген онытмаска һәм үзе турында кайгыртырга тиеш.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: