Маяк
-19 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 март 2025, 12:00

Диспансерлаштыру һәркем өчен мөһим

Сәламәт яшәү рәвешен саклау барлык кешеләргә дә кагыла: сәламәт кешеләргә дә, сәламәтлекләрендә кайбер функциональ тайпылышлар булганнарга да. Билгеле булганча, хәзерге кешенең авырулары барыннан да элек аның яшәү рәвеше һәм көндәлек тәртибе белән бәйле. Хәзерге вакытта сәламәт яшәү рәвеше авыруларны профилактикалау нигезе буларак карала.

Диспансерлаштыру һәркем өчен мөһим
Диспансерлаштыру һәркем өчен мөһим

Кагыйдә буларак, без бик нык авыру сизгәч, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәбез. Хәлләребез начар булу безгә укырга, эшкә йөрергә, позитив дулкыннарда булырга мөмкинлек бирми. Сәламәтлекне озак еллар саклап калу өчен сәламәт яшәү рәвеше алып бару гына түгел, ә организмның торышына колак салу һәм килеп туган проблемаларны вакытында ачыклау кирәк.

Хәзер кешеләр үлә торган авырулар - цивилизация авырулары. Беренчедән, бу цивилизация белән бәйле куркыныч факторлары — урбанизация, стресс, артык туклану, түбән физик активлык, шулар барлык бу төп авыруларны тудыра да инде. Төрле авырулар үсеше артында нәкъ менә шушы механизмнар тора. Нәтиҗәдә гражданнарны үз сәламәтлекләрен кайгыртырга өндәү мәсьәләсе кискен күтәрелде, чөнки сәламәт халык һәр илнең милли байлыгы булып тора.

Диспансеризация-ул халыкның сәламәтлеген саклауга, авырулар үсешен кисәтүгә, хроник авырулар кискенләшү ешлыгын киметүгә, өзлегүләр, инвалидлык, үлем очракларын үстерүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар системасы.

2024 елда район үзәк дәваханәсендә өлкәннәрнең аерым төркемнәренә 11586 кешегә диспансеризация үткәрелгән һәм 2906 кеше профилактик медицина тикшерүе узган, бу 2024 ел планының 100 процентын тәшкил иткән. Диспансеризация узган хезмәткә сәләтле яшьтәге 8780 кеше профилактик чараны узган кешеләрнең гомуми санының 60,6 процентын тәшкил иткән.

Диспансеризация вакытында беренче тапкыр хроник йогышлы булмаган авыруларның 3533 очрагы ачыкланган, бу профилактик чарада катнашучыларның гомуми саныннан 24,4 проц. тәшкил итә. шул исәптән 26 кешедә яман шеш ачыкланган, шуларның 22се иртә стадиядәге очрак; 911 кешенең канында шикәр дәрәҗәсе югары булган һәм шулардан 90 кешедә шикәр чире ачыкланган, 398 кешедә кан әйләнеше системасы авырулары, 74 кешедә сулыш органнары авырулары, 213 кешедә ашкайнату органнары авырулары, 2732 кешедә башка авырулар ачыкланган.

Диспансеризация узу өчен 321 нче кабинет поликлиникасына иртән, ач карынга, нинди дә булса физик йөкләнеш, шул исәптән иртәнге физик зарядка үтәлгәнче килергә кирәк.

Артур ИДРИСОВ, медицина профилактикасы бүлеге табибы.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас