Республика белән идарә итү үзәгендә Республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә атналык оператив киңәшмә узып, анда Башкортстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү буенча планнар турында да фикер алышу булды. Төбәк Башлыгы республикада сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү эшчәнлеге дәвам итәчәген белгеләп үтте.
“Фельдшер-акушерлык пунктлары тулысынча алыштырыла. 490 модульле конструкция – ФАПлар, авыл участок дәваханәләре, табиблар практикасы офислары урнаштырылды. Без шактый алга китеп, авыл медицинасы инфраструктурасын шактый ныгыттык. Тагын мөһим бурычларның берсе – сәламәтлек саклау өлкәсен кадрлар, һәр ФАПларны белгечләр белән тәэмин итү”, – диде Радий Хәбиров беренчел медицина үсешен өстенлекле бурыч булуын билгеләп.
Безнең районыбыз да төбәк җитәкчелеге куйган стратегик максатларны тормышка ашыруга йөз тотып эшли, проект кысаларында яңа объектлар төзелә яисә элеккеләре яңартыла.
“Сәламәтлек” милли проектының “Медицинаның башлангыч звеносын модернизацияләү” программасына ярашлы 2024 елда Кужбахты, Илеш, Теләкәй һәм Лаяшты авылларында яңа фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды.
Модульле конструкцияләрдән җыелган яңа фельдшер-акушерлык пунктларында барлык уңайлыклар да бар - бүлмәләр иркен, якты, бар да заманча. Халыкны кабул итү өчен санитар таләпләргә тулысынча җавап бирерлек шартлар бар.
ФАП биналары барлык кирәкле коммуникацияләргә тоташтырылган, заманча стандартлар һәм таләпләргә туры китереп җиһазландырылган. Бер бүлмә - авыруларны кабул итүгә, икенчесе дәвалау процедуралары үткәрүгә тәгаенләнгән. Дарулар саклау шкафлары куелган, кирәкле инструментлар белән тәэмин ителгән, санузел бар. Беренче ярдәм күрсәтү, халыкны иммунизацияләү һәм анализлар алу өчен, шулай ук медицина персоналының сыйфатлы эшен тәэмин итү өчен кирәкле яңа медицина җиһазлары һәм компьютер техникасы бар. Димәк, яше - карты квалификацияле ярдәм алачак.
Әйтергә кирәк, авылда фельдшер - һөнәр генә түгел, ул каты ритмга һәм авыл халкының сәламәтлегенә буйсына торган тормыш рәвеше дә. Шәһәр җиреннән аермалы буларак, ул икеләтә зур җаваплылык сорый торган һөнәрләрнең берсе. Чөнки, сер түгел, бер үк вакытта аларга педиатр да, күз врачы да, хирург та булырга туры килә. Шуңа күрә ак халатлыларга тиешле эш шартлары тудыру, сыйфатлы беренчел ярдәм күрсәтүне оештыру районда көнүзәк бурыч итеп куелган. Фельдшер ярдәм сорап килгән һәрберсен игътибар белән тыңлый, кирәк икән, уколын кадый, даруын бирә. Шулай ук ул балаларга хезмәт күрсәтә, профилактик тикшерүләр, халыкны диспансер күзәтүе үткәртә.
-Көнгә чыккач, төрле мөрәҗәгать белән килүчеләр күп. Бигрәк тә өлкән буын шифа эзләп керә, даруын сорый, уколын кадата, киңәш сораучылар да бар. Хәзер уңайлы шартларда кабул итәчәкбез. Шулай да, авылдашлар бу бинага авырып түгел, ә хәл белергә, күреп чыгарга гына килсеннәр иде, - диләр авыл халкы сәламәтлеге сагында торучы фельдшерлар.
«Авыл җирлегендә халык сәламәтлеген кайгырту, төрле авырулардан профилактикалау, кисәтү бурычы фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләренә йөкләтелгән. Шуңа күрә, яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары халыкка күрсәтелә торган медицина ярдәменең уңайлылыгын һәм сыйфатын арттырырга ярдәм итә», - дип билгеләп үтте район үзәк дәваханәсенең баш табибы Рәзидә ГАТАУЛЛИНА.
Ил буенча барган икътисади кризис чорында башка төбәкләрдә күп ФАПлар ябылса, республикада киресенчә, ел саен иң ерак торак пунктларда дистәләгән модульле конструкцияләр төзелә. ФАПларның төп максаты - ерак территорияләрдәге халык өчен медицина ярдәменең оптималь мөмкинлеген тәэмин итү. Бу исә халыкның сәламәтлеген ныгытуга, тормыш сыйфатын яхшыртуга хезмәт итәчәк.