Маяк
-19 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 март 2025, 11:00

Флюорография узу - нәтиҗәле ысул

24 март - бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне. Туберкулез хәзерге вакытта иң борынгы һәм иң киң таралган йогышлы авыруларның берсе. Ул балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен “беренче инфекцион үтерүче” дип исәпләнә. Кеше органнарына: сөякләргә, буыннарга, күзләргә, тирегә, бөерләргә, нерв системасына зыян китерә ала. Ләкин туберкулез иң зыян итүче орган - үпкә.

Флюорография узу - нәтиҗәле ысул
Флюорография узу - нәтиҗәле ысул

Пациентлар гадәттә арыганлыктан, ярсучанлыктан, йокы начар булудан, төнге тирләүдән, аппетитның кимүеннән, кичләрен тән температурасының күтәрелүеннән зарлана. Инфекциянең төп таралу чыганагы булып туберкулез белән авыручы кеше тора. Ул төчкергәндә, ютәлләгәндә, сөйләшү вакытында 1,5 метр ераклыкка кадәр таралган вак тамчылар һәм төкрек бүлеп чыгара, мондый авыруларның берсе ел дәвамында 15-50 кешегә йоктыра ала.

Туберкулез белән авыруга дучар итүче факторларга түбәндәгеләр керә: наркомания, ВИЧинфекциялелек, кимчелекле һәм тәртипсез туклану, алкоголизм, тәмәке тарту, шикәр диабеты, ашказаны һәм уникеилле эчәкнең җәрәхәтле авыруы, хроник специфик булмаган үпкә авырулары. Туберкулез белән авыру өчен иң куркыныч вакыт-3 яшьтән 14 яшькә кадәрге чор.

Балаларда инфекция генеральләшкән форма ала, туберкулез менингиты белән катлаулана, үлемгә китерә. Мондый хәлләрне бары тик махсус профилактика гына кисәтә ала: БЦЖ вакцинасы белән туберкулезга каршы прививкалар һәм көчсезләнгән балалар өчен БЦЖМ. Бу прививкалар барлык сәламәт яңа туган сабыйларга бала тудыру йортларында туганнан соң З-7 көндә үткәрелә. Вакцинацияләнмәгән балалар 15 тапкыр ешрак һәм катлаулырак формада авырый. Туберкулез белән авыруны вакытында ачыклау мөһим. Бу максаттан барлык балаларга, беренче яшьтән башлап, туберкулин пробасы - Манту реакциясе (елына 1 тапкыр) куела, ә 15 яшьтән сулыш органнары туберкулезын ачыклауның төп ысулы булып ел саен флюорографик тикшерү тора.

Туберкулез инфекциясен профилактикалауга килгәндә, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү; чыныгу процедураларын үткәрү; дөрес көн режимын үтәү; сәламәт туклану принципларына иярү; шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү; тәмәке тартудан, алкоголь һәм наркотиклар кулланудан баш тарту киңәш ителә.

Сәламәтлекне һәм хәтта гомерне саклап калырга ярдәм итә торган мөһим ысул- үпкәләрнең флюорографиясе. Флюорография - ул рентгенологик тикшеренү, ул үпкә авыруларын иртә стадияләрдә ачыкларга мөмкинлек бирә. Аны еш кына туберкулезны диагностикалау өчен кулланалар, ләкин флюорография ярдәмендә шулай ук күкрәк күзәнәге органнарының шешен, ялкынсынуын һәм башка патологияләрен дә табарга мөмкин.

Күп кенә авырулар, шул исәптән туберкулез һәм үпкә яман шеше, башлангыч этапларда симптомсыз диярлек уза. Кеше үзен яхшы хис итә, йөткерүне яки йомшаклыкны күрми, ә авыру бу вакытта инде үсә. Флюорография проблеманы җитди куркыныч булганчы «күрергә» ярдәм итә.

Бу тикшеренүне барлык өлкән кешеләргә елына бер тапкыр үтәргә тәкъдим ителә. Аеруча куркыныч төркемдәге: турберкулезга каршы, наркология һәм психиатрия медицина оешмаларында диспансер күзәтүеннән алынган шәхесләр, иректән мәхрүм итү рәвешендә яки сак астында җәза үтәү урыннарыннан азат ителгән шәхесләр-азат ителгәннән соң беренче 2 ел; ВИЧ инфекцияле шәхесләр; туберкулезга каршы вакцинацияләнмәгән балалар; хроник специфик булмаган үпкә, эчәклек системасы, сидек-җенес системасы авырулары, шикәр чире булган балалар; кортикостероид, цитостатик, нурланыш, генинженер иммунобиологик препаратлар алучы балалар; мигрантлар, мәҗбүри күченүчеләр арасыннан балалар; социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында яшәүче балалар елга 2 тапкыр флюорография узу мөһим.

Флюорография - ул тиз, гади һәм куркынычсыз. Сезгә махсус кабинетка керергә кирәк булачак, анда сезне аппарат каршына басарга һәм берничә секундка сулышыгызны тоткарларга сораячаклар. Бөтен процедура бер минуттан да артык вакытны алмый,ә нәтиҗә гадәттә бер көннән әзер була. Күпләр рентген нурланышыннан курка, ләкин флюорография вакытында нурланыш дозасы минималь һәм сәламәтлеккә зыян китерми. Авыруларны иртә ачыклауның файдасы мөмкин булган куркынычлардан күпкә артыграк.

Флюорографиядә үзгәрешләр булса, паникага бирелмәгез. Бу һәрвакытта да җитди авыру дигәнне аңлатмый. Табиб диагнозны ачыклау һәм, кирәк булса, дәвалауны башлау өчен өстәмә тикшеренүләр билгеләячәк.

Хөрмәтле райондашлар, исегездә тотыгыз: сәламәтлегегез - сезнең кулда. Флюорографияне даими узу - ул үзең һәм якыннарың турында кайгыртуның гади һәм нәтиҗәле ысулы. Бу тикшеренүләрне игътибарсыз калдырмагыз, чөнки ул сезнең гомерегезне саклап калырга мөмкин.

Зәлия ИСКӘНДӘРОВА, район үзәк дәваханәсенең табиб-фтизиатры.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас