Иң тәүдә чарада катнашучылар алдында муниципаль район хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт комитеты рәисе Иршат Фәсхиев чыгыш ясады. Ул Бөтенрусия акциясе, аны үткәрү тарихы һәм кагыйдәләре, ә иң мөһиме спорт хәрәкәтенең файдасы турында сөйләде һәм сәламәтлек өчен 10 000 адымны уңышлы үтүен теләде.
Спорт сөючеләр алдан төзелгән маршрут буенча 6-8 якын чакрымны сәламәт яшәү рәвеше буенча мәгълүматлар һәм киңәшләр белән уртаклаштып, тиз арада үтте.
Акция кешеләрне, сәламәтлекләрен югары дәрәҗәдә саклап калу өчен, көн саен ким дигәндә 10 000 адым узарга чакыра. Мондый активлык күләме йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметергә, матдәләр алмашын яхшыртырга һәм хәтта эндорфиннар — бәхет гормоннары эшләп чыгару нәтиҗәсендә кәефне күтәрергә ярдәм итә.
Сүз уңаеннан, хәтта уртача темпның 15 минуты (1,5 чакрым) 100 ккал яндыра, көненә 3500 адым диабет куркынычын 29 процентка киметә, ашаганнан соң 15 минут йөреп кайту шикәр күләмен 50 процентка азайта, ә атнага 75 минут актив хәрәкәт исә гомерне ким дигәндә ике елга озынайта.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.