Маяк
-19 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
16 август 2025, 16:00

Кояш дустыңмы, әллә дошманмы?

Тән тиресе — кешенең иң зур органы. Ул безне тирә-юнь мохиттән аерып тора, шул ук вакытта безне тышкы дөнья белән бәйли дә. Ультрашәмәхә нурланыш (ультрафиолет) ел әйләнәсенә тирегә тәэсир итә, аеруча җәй көне. Кояшта булу зыяны гына бар, дип кенә әйтеп булмый, ләкин саклык чаралары күрү мәҗбүри. Ультрашәмәхә нурлар тирегә зыян салырга мөмкин. Бүген без кояш нурларының файдасы, зыянны ничек каплый алуы турында сөйләшербез.

Кояш — тормыш чыганагы. Аз күләмдә кояш ванналары бик файдалы. Алар кайбер төр сезонлы депрессияләргә каршы менә дигән дәва. Шулай ук
бу — сөякләрдә кальций туплау өчен кирәк булган D витаминын синтезлау чыганагы. Моның өчен көнгә 15 минут кояшта булу да җитә. Ләкин зур дозада кояш нурланышы куркыныч тудырырга мөмкин. Кешенең тиресенә 2 төр ультрашәмәхә нур тәэсир итә — А һәм В тибындагы.

Табиблар күптән ультрашәмәхә нурланыш үзлекләрен өйрәнгән, һәм аларның кайберләре турында белешмә һәркемгә дә файдалы булыр: пыяла В тибындагы нурларны тоткарлый, ләкин А тибындагы нурларны уздыра. Димәк, сез тәрәзә аша, машинада, күзлек аша да нурланыш ала аласыз. В тибындагы нурларның зыяны туры кояш нурларына эләккәндә генә була (мәсәлән, пляжда ятканда). Ә А тибындагы нурлар көн дәвамында, хәтта болытлы көннәрдә дә тәэсир итә.

Ике төр нурлар арасында иң куркынычы - В тибындагысы, чөнки ул тире яман шеше — рак (меланома) үсешенә китерергә мөмкин. В тибындагы нурлардан тиренең өске катламы саклый — ул аларны тирән керүдән тоткарлый.

UVB-спектр кояшта кызынуга китерә һәм кояштан пешүгә, канцерогенезга (А тибына караганда күбрәк дәрәҗәдә) китерә. А тибындагы нурлар тагы да мәкерлерәк, чөнки алар авырту китермиләр, ләкин тирегә тирән үтеп керәләр. Тиренең иртә картаюының төп сәбәпләренең берсе булып торалар,канцерогенез (тире яман шеше),фото картаю (җыерчыклар барлыкка килү, тиренең сыгылмалылыгы һәм күләме югалу, какшау, йөз овалы үзгәрү, кирәкмәгән пигментация — мелазма, пигмент таплары барлыкка килү һ. б.)

Тире — УФ-нурлар тәэсирендә фотокартаюга дучар була торган бердәнбер орган. UVА нурлары тәэсирендә эпидермисның өске катламы тигезсез калынлаша,
хроник ялкынсыну килеп чыга, эластик җепселләр таркала, вак кан тамырлар зарарлана. Бу күренеш “эластоз” дип атала. Нәтиҗәдә, тире төсе тоныклана,
пигмент таплар барлыкка килә, җыерчыклар, корылык арта, барьер функцияләре бозыла.

Алга таба эпидермисның төрле катламнары юкалана, бу исә тиренең барьер үзлекләрен үзгәртүгә һәм корылыкны арттыруга китерә. Эпидермиста атипия
билгеләре, һәм нәтиҗә буларак – тиренең яман шеш алды һәм яман шеш авырулары барлыкка килә. Базаль мембранада VII тип коллаген микъдарының кимүе
күзәтелә, бу җыерчыклар формалашуга ярдәм итә.

Кабул итүдә пациентлар еш кына битләрендәге пигмент тапларына зарлана. Пигментлы таплар барлыкка килү меланин арту белән бәйле. Меланинның
бурычы-тирене УФ-нурларның зарарлы тәэсиреннән саклау. Ультрафиолет дозалы эләккәндә, меланоцитлар пигментны көчәйтеп чыгара башлыйлар. Бу саклану реакциясенең нәтиҗәсе булып кызыну тора. Ләкин кайбер урыннарда меланин шулкадәр күп синтезлана ки, тиредә аның тупланма утраучыклары — пигментлы таплар барлыкка килә. Куркынычның төп факторы, әлбәттә, УФ-нурларның контрольсез йогынтысы.

Кояш ванналарын артык күп куллануның иң куркыныч нәтиҗәсе булып меланома санала. Тире авырулары аркасында үлем очракларының 80 проценты
шушы яман шеш аркасында килеп чыга. Меланома барлыкка килүгә этәрүче факторлар арасында табиблар түбәндәгеләрне билгеләп үтәләр: пляжда озак
вакыт сакланусыз тору, 10 яшькә кадәрге балаларның кояшка пешүе, фототип (ак тәнле кешеләрдә авыру куркынычы югарырак), шулай ук тышкы факторлар
(кояш активлыгының артуы, озон катламының җимерелүе, бронза төсле кызынуга мода).

Кешеләр сизүчәнлеге һәм кояш нурланышына реакциясе белән шактый аерылалар, бу исә башлыча тиредә меланинның күләме белән билгеләнә. Кояш
яктысында зарарлануга бирешүчәнлекнең кимү чарасына карап, тиренең 6 тибын (I-VI) аералар. I типта тире ак яки бик аз пигментланган, УФ-нурланышка
бик сизгер, шунда ук пигментация барлыкка килми, кояш пешү һәрвакыт тиз үсә һәм загар беркайчан да барлыкка килми. VI типта тире кара-көрән яки кара
төстә һәм УФ-яктылык тәэсиреннән аеруча саклана, тирән кара-көрән төс инсоляциядән соң гына түгел, ансыз да саклана.

Кояштан саклау чараларын куллану үзенчәлекләре
Пешүләр, җыерчыклар, пигментация һәм күпкә җитдирәк проблемалар белән очрашмас өчен, тирене кояш нурларыннан саклау гына түгел, ә моны дөрес эшләү дә мөһим.

Һәр чараның төргәгендә кояштан саклаучы SPF факторы күрсәтелә. Бу сан әлеге кремны сөрткәндә саклауның ничә тапкырга артуын аңлата. Мәсәлән, бу
60. Димәк, тирегезне кызарту өчен нурланыш дозасы кояштан саклагыч кулланмыйча гына кояшта кызарган вакыттагыга караганда 60 тапкыр күбрәк таләп ителә.

Шулай ук төргәктә башка күрсәткеч тә булырга тиеш: PPD. Ул А тибындагы УФ-нурланыштан саклану дәрәҗәсен аңлата.Ул никадәр югары булса, саклау
шулкадәр яхшырак. Ике күрсәткечнең дә нисбәте 3 тән артмаска тиеш.

УФ-фильтрлы чараны кояшта 5 минуттан да озаграк булырга ниятләгән саен кулланырга кирәк. Фильтрлар активлашсын өчен, лосьон,крем, флюидны урамга
чыгарга ким дигәндә 20 минут кала салырга кирәк. Саклауны 2 сәгатькә бер тапкыр һәм коенганнан соң яңарту мөһим, чөнки химик компонентлар ультрафиолет нурлары тәэсирендә таркала, ә физик компонентлар җиңел юыла.

Җитәрлек күләмдә чара кулланыгыз: олы кешенең тәнен саклау өчен 2 аш кашыгы кулланырга кирәк. Һәрвакыт төгәл күләмне үлчәү мәҗбүри түгел, бары тик продуктны экономияләмәгез. Нечкә тиреле зоналарга — борынга, колакларга, маңгайга аерым игътибар бирегез.

Салкын һавада шәһәрдә SPF 15-20 белән крем җитәрлек. Эссе сезонда тирегә активрак саклану таләп ителә — SPF 30-50. Диңгез ялына җыенганда, югары
дәрәҗәдәге фильтрлы косметиканы алырга онытмагыз — SPF кимендә 50.

Косметиканы һәм УФ-фильтрлы чараларны бергәләп куллану исәбенә сорау еш туа. Гади киңәшләрне тотсаң, моның белән кыенлыклар булмаячак.

Өйдә көн дә кулланган кремны сеңдергәннән соң, УФ-фильтрлы чаралар сөртегез. Ә кояштан саклану кулланганнан соң 3-5 минуттан соң макияжга кере
шергә мөмкин.

Кояш тәэсиреннән 11.00 сәг. - 16.00 сәгатькә кадәр сакланыгыз.Тирене косметика белән генә түгел, кием белән дә саклагыз-баш киеме, чалбар һәм тыгыз
сулый торган тукымалардан кофта киегез. Пляжда УФ-фильтрлы суга чыдам чаралар кулланыгыз, ләкин йөзгәннән соң аларны яңартырга онытмагыз.

Тирегез кара булса да, югарыда әйтелгән барлык кагыйдәләрне үтәгез. Аңа саклану кирәк түгел дигән фикер-бары тик миф.

Балаларыгызны җентекләп күзәтегез. 3 яшькә кадәрге сабыйларга һич тә кояшта кызынырга ярамый, зуррак балаларга максималь кояштан саклау индек
сы булган чаралар сатып алыгыз. Балага һичшиксез уңайлы баш киеме, өске кием һәм кояш күзлеге сайлап алыгыз. Йөклеләргә кояш нурларыннан качу, максималь нәтиҗәле саклагыч чаралардан файдалану яхшырак.Тәнегез нык кызарган, пешкән очракта, дерматологка, онкологка мөрәҗәгать итегез. Шуны онытмагыз: кояш нурлары су өстеннән, көзге пыялалардан, комнан чагылырга мөмкин, ә болытлы көннәрдә сезгә барыбер А тибындагы УФ тәэсир итә.

Исегездә тотыгыз, сез нурланыш дозасын пляжда гына алмыйсыз. Йөреп кайту, спорт белән шөгыльләнү, гамакта ял итү — болар барысы да сезнең тирегезгә
хәтта күләгәдә дә акрынлап йогынты ясарга ярдәм итә. Хәтта кояшта кызынганнан соң да кремнар куллануны дәвам итегез. Сәламәт булыгыз!

Автор: Гөлназ Нурыева, район үзәк дәваханәсенең табиб дерматовенерологы.

Кояш дустыңмы, әллә дошманмы?
Кояш дустыңмы, әллә дошманмы?
Автор: Айгуль Шабутдинова
Читайте нас