Нигездә, өлкән буын кешеләре яшәгән авыл өчен бу көн көтеп алынган бәйрәм булды.
-Икеләтә шатлыклы көн булды бүген. Беренчесе, хәзер исә авыл халкының якты, җылы, уңайлы модульле ФАПы барлыкка килде, ул барлык заманча таләпләргә һәм санитар нормаларга җавап бирә, кирәкле инструментлар һәм корылмалар белән җиһазландырылган, пациентларны фельдшер гына түгел, табибларның мобиль бригадалары да кабул итә алачак. Икенчесе, Яңа Нәдер, Иске Нәдер, Бәләкәй Тәҗәй авылларына чыгу өчен яңа машина ачкычы тапшырылды., - дип сөенече белән уртаклашты 42 ел хезмәт стажына ия булып, шуның дүрт елын биредә халык сәламәтлеге сагында уяу торган авыл фельдшеры Таисия Базуева.