Теш технигы һөнәре, чын мәгънәсендә, иҗади һөнәр. Алар, камиллеккә омтылып, кеше елмаюына ямь өсти, үзеңнекенә охшаган ясалма тешләр, коронкалар һәм протезлар эшли. Район үзәге дәваханәсендә узган ел ахырында ачылган ортопедия бүлеге — шушы өлкәдә зур мөмкинлекләр ача. Бу бүлектә пациентларга тешләрне тулысынча яки өлешчә тергезү, металлкерамика һәм цирконий диоксидыннан ясалган күпер протезлар урнаштыру, шулай ук матур һәм табигый елмаю тудыру өчен төрле хезмәтләр күрсәтелә.
Бу юнәлештә райондашларга табиб-стоматологортопед Илдар Рәфил улы Шәйдуллин һәм теш технигы Камил Венер улы Сәлимов профессиональ ярдәм күрсәтә. Алар заманча протезлау технологияләрен кулланып, һәр пациентның индивидуаль таләпләренә туры килгән хезмәтләр тәкъдим итә.
Камил Сәлимов Югары Яркәйдә туып-үскән. Урта белемне Югары Яркәйнең дүртенче урта мәктәбендә һәм гимназиядә алганнан соң, 9нчы сыйныфтан соң Башкорт аграр-технология колледжына укырга керә. Кечкенәдән полиантология һәм пластилиннан сыннар ясау белән кызыксынган егет соңрак медицина юлын сайлый һәм Башкорт дәүләт медицина университеты янындагы колледжга юл тота. Теш технигы һөнәрен үзләштереп, диплом алган яшь белгеч узган ел район үзәк дәваханәсендә үз хезмәт юлын башлый.
Теш протезлары ясаучы һөнәрен еш кына теш табиблары белән бутыйлар. Ләкин теш технигы пациент белән турыдан-туры очрашмый, аның эше күренми дә кебек, әмма бик нәфис һәм төгәллек таләп итә.
Камил Венер улы уку дәверендә һөнәрнең асылын аңлап, нечкәлекләрен өйрәнеп, төрле республика поликлиникаларында практикадан тәҗрибә туплый.
-Авыздагы һәр теш уникаль, һәм аны миллиметрга кадәр төгәл урнаштыру мөһим. Теш технигының эше функциональ генә түгел, эстетик яктан да камил булырга тиеш. Мин турыдан-туры табиб-ортопед белән хезмәттәшлек итәм. Илдар Рәфил улы белән без бер команда булып эшлибез. Пациентны карап, конструкцияне сайлап, табиб күчермә ала. Аннары без, махсус эретмәләр белән эшкәртеп, гипстан модельне ясыйбыз һәм конструкцияне әзерлибез, — дип эш процессы белән таныштырды ул.
Пациентлар авызларын каплап, борчыган проблемаларын хәл итүгә өмет белән килеп керә, ә чыгып киткәндә — ап-ак, тезелеп киткән тешләре белән шатлыклы елмаю бүләк итә. Аларның рәхмәтле карашлары яшь белгечнең хезмәтенә иң зур бәя булып тора.
Лилия ЙОСЫПОВА.