Маяк
-18 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 февраль , 14:00

Сәламәт елмаю сагында

Теш сызлавын белмәгән кеше бармы икән? Йокыдан да, аштан да калдыра торган, үзәккә үтеп кергән ул авырту һәркемгә таныш. Шундый чакта чын тылсымчылар – теш табиблары ярдәмгә килә.

Сәламәт елмаю сагында
Сәламәт елмаю сагында

Чөнки кеше матурлыгы төз кашта, алсу йөздә генә дә түгел – энҗе кебек тезелеп торган сәламәт тешләрдә дә. Ә тешләр, белгәнебезчә, матурлык билгесе генә түгел, сәламәтлек нигезе дә.

Табиблар юкка гына «тешләрне яшьтән сакларга кирәк» димиләр. Теш проблемалары йөрәк-кан тамырлары авыруларына, ашказаны-эчәк юлы эшчәнлеге бозылуга, нерв системасы, бавыр, бөерләр белән бәйле чирләргә китерергә мөмкин. Иммунитет какшавы да еш кына тешләрдән башлана.

Район үзәк дәваханәсенең стоматология бүлеге табиблары үз эшләренә намус белән карый. Монда пациентка игътибар, сабырлык һәм чын күңелдән ярдәм итүберенче урында тора. Вакыт белән исәпләшмичә, һәр кешенең хәленә кереп, белемнәрен һәм тәҗрибәләрен кулланып эшлиләр. Бүлек мөдире, стоматолог-терапевт Альбина Уразаева җитәкчелегендәге коллективта бүген югары белемле 10 табиб-стоматолог хезмәт куя.

Стоматолог-хирурглар Роберт Ганеев һәм Илдар Дәүләтшин, стоматолог-терапевтлар Зилия Шәяхмәтова, Әлфия Мусина, шулай ук гомум практика табибстоматологлары Гөлнара Дудочкина һәм Энҗе Мирзаһитова һәр пациент белән уртак тел таба белә. Алар авыртуны гына түгел, куркуны да бетерергә тырыша. Узган елда эшли башлаган яшь белгечләр Элиза Гәрәева һәм Илдар Шәйдуллин бүген инде нәни пациентларның яраткан табибларына әйләнгән.

Илдар Рәфил улы ортопед-стоматолог буларак та кабул итә. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, 2023 елда ул Доктор Томилина стоматология клиникасында эшләп, теш протезлау өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган. Яңа технологияләр, заманча материаллар белән эш итүне яхшы үзләштергән белгеч бүген теш технигы Камил Сәлимов белән бергә нәтиҗәле хезмәт куя. Пациентларның рәхмәтле карашлары – алар өчен иң зур бәя.

Күпләр өчен инде гаилә табибына әйләнгән Резидә Мөхтәруллина һәм Шамил Ситников та озак еллар дәвамында халыкның ышанычын һәм хөрмәтен яулап киләләр. Энҗе Әюпова исә 2020 елдан башлап Югары Яркәйдәге 4нче һәм Т.Рахманов исемендәге мәктәпләрдә «Взлетай» проекты кысаларында эшләүче стоматология кабинетында укучыларны кабул итә. Бу табибларның һәркайсы – үз һөнәренең чын остасы.

Югары категорияле өлкән шәфкать туташы Илмира Сәхапова җитәкчелегендәге шәфкать туташлары табиблар өчен ышанычлы терәк. Регистратор Фларида Рамазанова исә һәр пациентны якты йөз белән каршы ала.

– Безнең коллективта табиблар да,урта медицина персоналы да – барысы да кешелекле, эшен яратып башкаручы һөнәр ияләре. Заман алга барган саен стоматологиядә яңа ысуллар, мөмкинлекләр барлыкка килә. Без бергә, тату эшлибез. Якты, уңайлы кабинетлар, яхшы җиһазлар эшкә дәрт өсти, – ди бүлек мөдире Альбина Әнәс кызы.

2025 елда стоматология бүлегендә 25969 пациент кабул ителгән, шуларның 9388 е – балалар. Беренче тапкыр мөрәҗәгать итүчеләр саны – 6 468 кеше. Монда ел саен балаларга диспансеризация, йөкле хатын-кызларга профилактик караулар үткәрелә, лицейга, коррекцион мәктәпкә чыгып эшләү дә гадәти күренеш. Шулай ук хәрби хезмәткә чакырылучыларга санация уздырыла. Атна саен дүшәмбе көнне табибстоматолог Дөмәй авыл табиблык амбулаториясендә пациентлар кабул итә – бирегә якын-тирә авыллардан да киләләр.

Шулай итеп, район стоматология бүлегендә хезмәт куючы теш табибларының югары һөнәри осталыгы, фидакарьлеге һәм кеше сәламәтлегенә чын күңелдән бирелеп эшләве нәтиҗәсендә меңләгән кеше авыртудан котылып кына калмый, ә яңадан ышаныч белән елмая башлый, һәм нәкъ менә шушы җаваплы, сабыр һәмкүңел таләп иткән хезмәт аларны җәмгыять өчен аеруча кадерле, ихтирамга лаек белгечләр рәтенә куя.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас