

Соңгы елларда әлеге башлангычлар ярдәмендә республика районнарына дистәләгән яшь белгеч эшкә кайтты. Бу - кадрлар дефицитын киметүдә һәм медицина ярдәменең сыйфатын күтәрүдә мөһим адым.
Район үзәк дәваханәсенең стоматология бүлегендә эш башлаган Илдар Шәйдуллин белән Элиза Гәрәева -әлеге программаларның нәтиҗәлелеген раслаучы мисалларның берсе. 2025 елда Уфа дәүләт медицина университетының стоматология факультетын тәмамлаган яшь табиблар һөнәри юлларын авыл җирендә башларга карар итә.
Авылга — белем һәм тәҗрибә белән
Илдар Рәфил улы — Дүртөйле районы егете. Ординатура чорында Доктор Томилина стоматология клиникасында эшләп, теш протезлау өлкәсендә бай тәҗрибә туплый, заманча технологияләрне үзләштерә. Шәһәрдә калу мөмкинлеге булуга карамастан, узган ел Илеш районын сайлап, район үзәк дәваханәсенә эшкә кайта. Бүген ул балалар теш табибы буларак та, ортопед-стоматолог буларак та хезмәт куя. Ортопедия бүлеге ачылу белән, район халкы өчен яңа мөмкинлекләр туды: катлаулы протезлау хезмәтләре хәзер үз урынында ук күрсәтелә.
- Авылда эшләү - зур җаваплылык. Монда кешеләр сиңа зур ышаныч белән килә, шуны аклау мөһим, — ди Илдар Шәйдуллин. – Пациентларның елмаеп чыгып китүе — безнең өчен иң зур бәя.
Элиза Гәрәева Чакмагыш районында туып-үскән. Мәктәптән үк табиб һөнәрен сайлап, БДМУның стоматология факультетына укырга керә. Уку елларында шәһәр поликлиникасында практика үтә, пациентлар белән эшләү тәҗрибәсе туплый. 2025 елдан район үзәк дәваханәсендә балалар стоматологы булып эшли башлый. Ул дәвалау белән беррәттән профилактикага да зур игътибар бирә.
- Баланың теш сәламәтлеге - киләчәктәге гомуми сәламәтлек нигезе. Шуңа күрә ата-аналар белән дә аңлату эшләре алып барабыз, — дип билгели яшь табибә.
Программа - мөмкинлекләр ача
Ике белгеч тә «Земский доктор» программасында катнаша. Дәүләт ярдәме яшь табибларга яңа шартларда эш башларга, тормышларын җайга салырга ярдәм итсә, район халкына - сыйфатлы медицина хезмәте алу мөмкинлеге. Район үзәк дәваханәсенең стоматология бүлеге мөдире билгеләп үткәнчә, яшь белгечләр килү белән бүлекнең эш күрсәткечләре дә сизелерлек яхшырган.
- Соңгы елда пациентлар саны артты, катлаулы хезмәтләрне урыннарда ук күрсәтү мөмкинлеге туды. Яшь табибларның энергиясе, белемгә омтылышы коллективка да уңай йогынты ясый, -ди ул.
Елмаю - иң зур нәтиҗә
Бүген район стоматология бүлегендә яшь белгечләрнең һөнәри осталыгы, җаваплылыгы һәм кешегә игътибарлы мөнәсәбәте нәтиҗәсендә райондашлар авыртудан котылып кына калмый, ә яңадан ышаныч белән елмая. Ә елмаю — сәламәтлек һәм тормышка сөенү билгесе.Авылга кайткан яшь табиблар — ул гади кадрлар гына түгел. Алар — дәвамлылык, яңарыш һәм киләчәккә ышаныч символы.
Лилия ЙОСЫПОВА.