Маяк
+9 °С
Облачно
Сәламәтлек
29 Августа , 09:05

Шифа биргән алтын куллы табибка рәхмәт

Кеше тормышында сәламәтлекнең кадерен аеруча авырган чакта аңлыйсың. Көндәлек мәшәкатьләр белән яшәп, үзеңне борчыган нәрсәләргә игътибар итмәскә дә мөмкин. Ә берәр чир үзен сиздереп, гадәти тормышыңа комачаулый башласа, сәламәтлекнең иң зур байлык икәненә тагын бер кат инанасың.

Шифа биргән алтын куллы табибка рәхмәтШифа биргән алтын куллы табибка рәхмәт
Шифа биргән алтын куллы табибка рәхмәт

Мин дә соңгы вакытта шундый хәлгә юлыктым. Билем авыртып, шактый озак интектем. Дарулар эчеп тә, төрле уколлар алып та, мазьлар кулланып та җиңеллек сизелмәде. Авырту көннән-көн үзен ныграк сиздереп, күңелгә борчу салды. Шул вакытта ярдәм сорап, “Медсервис” клиникасында эшләүче тәҗрибәле табиб-невролог Әфидә Таҗи кызы Мөхәммәдиевага мөрәҗәгать иттем.

Әфидә Таҗи кызын безнең якларда белмәгән кеше сирәктер. Ул озак еллар район үзәк дәваханәсендә табиб-невролог булып хезмәт итте. Лаеклы ялга чыккач та һөнәренә тугры
калып, эшчәнлеген “Медсервис” клиникасында дәвам итә. Аның янына төрле төбәкләрдән -районнардан гына түгел, Татарстаннан, Дүртөйледән, Уфадан һәм башка шәһәрләрдән дә - сәламәтлекләрен кайгыртып пациентлар килә. Бу үзе үк табибка булган зур ышаныч турында сөйли.

Күпьеллык хезмәтендә Әфидә Таҗи кызы бик күп кешеләргә ярдәм итте, төрле авырулар белән көрәшеп, сәламәтләнүгә өметен өзгән кешеләргә яңадан көч бирде. Аның турында җылы сүзләрне пациентларыннан еш ишетергә мөмкин. Мин дә шундый рәхмәтле кешеләрнең берсе булдым.

Әфидә Таҗи кызы минем хәлемне җентекләп өйрәнеп, дөрес диагноз куйды һәм тиешле дәвалау билгеләде. Аның һөнәри осталыгы, тәҗрибәсе һәм игътибарлы мөнәсәбәте нәтиҗәсендә озак айлар дәвам иткән бил авыртуыннан котылдым. Күптәннән беренче тапкыр үземне җиңел һәм иркен хис итә башладым. Менә ичмасам, чын табиб!

Табиб хезмәте тирән белем белән бергә зур җаваплылык та таләп итә. Кеше үзенең иң кадерле байлыгы булган сәламәтлеген табибка ышанып тапшыра. Шуңа күрә табибның
һөнәри осталыгы белән беррәттән, кешене аңлый белүе, сабырлыгы, игътибары һәм җылы мөнәсәбәте дә бик мөһим. Ә.Мөхәммәдиевада шушы күркәм сыйфатларның барысында күрергә мөмкин.

Хөрмәтле Әфидә Таҗи кызы! Сезгә кешеләр сәламәтлеге сагында башкарган җаваплы хезмәтегездә зур уңышлар телим. Халит Мазгар улы белән тигез булып, балаларыгызның, оныкларыгызның игелекләрен күреп, озак еллар сәламәтлеккә туеп, корган дөньяларыгызда рәхәт гомер кичерергә язсын, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы юлдаш булсын. Сез моңа лаек шәхес. Йөзегездән һәрчак елмаю китмәсен, кешеләргә ярдәм итүдән алган рухи канәгатьлегегез сүрелмәсен. Гомер юлыгыз ак халатыгыз кебек пакь һәм якты булсын. Кешеләргә кылган изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!

Автор: Светлана Имамова.
Югары Яркәй авылы.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас