Әлеге акция сугышчыларыбыз өчен шәмнәр булдыруга юнәлдерелгән. Безнең мобилизацияләнгәннәр өчен окоп шәме бик мөһим һәм кирәкле әйбер. Мондый шәм 6-7 сәгать янып тора, яктылык һәм җылылык бирә. Аны сүндереп, яңадан кабызып була. Шәмдә җылынырга, аяк киемен киптерергә, ризыкны җылытырга, су кайнатырга мөмкин. Шәмнәр-хәрби хезмәткәрләр өчен безнең җылылык кисәкчәсе.
Әлеге акциянең төп максаты- патриотизм хисе уяту, Ватанга тугрылык, Ватанны саклаучыларга хөрмәт күрсәтү. Бер генә патриотик акция дә юкка гына узмый. Балалар бу шәмнәрнең ни өчен кирәклеген, сугышчыларга нинди ярдәм китерәчәген аңлыйлар, шуңа күрә барысын да чын күңелдән эшлиләр. Алар бу хобби яки мавыгу түгел, ә Ватанга ярдәм итү икәнен аңлыйлар. Алар ясаган һәр блиндаж шәм безнең солдатларга ярдәм итәчәк.