Маяк
+8 °С
Яңгыр
80 лет Победы
Антитеррор
17 ноябрь 2024, 07:00

Терроризм – җитди җинаять

Оешкан кешеләр төркеме золым юлы белән үз максатына өлгәшергә тырыша. Алар халык күп йөргән урында шартлаулар оештыра, корал куллана һәм тоткынга ала. Еш кына корбаннары – гаепсез кешеләр, кызганычка каршы, алар арасында балалар да бар.

Терроризм – җитди  җинаятьТерроризм – җитди  җинаять
Терроризм – җитди җинаять

Террорчылар ничек эш итә?

Башлыча мөһим объектларны, сәүдә үзәкләрен, күңел ачу урыннарын, көнкүреш биналарын, транспорт һәм күперләрне шартлату, яндыру, кешеләрне тоткынга алу, коралдан ату, агулау, күпләп куркыту тойгысы уяту алымнарын куллана. Нәкъ шуларны күз уңында тотып, 1998 елның июлендә терроризмга каршы сугыш турындагы федераль закон кабул ителде. Ул Русия Федерациясендә терроризмга каршы көрәшнең хокук һәм оештыру нигезен билгели һәм, аны тормышка ашыруга бәйле, гражданнарның хокуклары, бурычлары һәм гарантияләр турында сөйли. Кызганычка каршы, терроризм очраклары арта, үзенең масштабы, көтелмәгәнлеге һәм социаль-сәяси проблемаларның элемтәләре буенча иң хәвефләрнең берсе дип санала.

Фаҗигаләрне ничек булдырмаска?

Белем бирү учреждениеләре балалар өчен хәвефсезлек шартлары тудырырга тиеш, бу «Русия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законда беркетелгән. Уку йортында хәвефсезлек сигнализациясе, үзәк сак пультына бикле хәвеф төймәсе, видеокүзәтү, саклау посты булуы шарт. Мәктәптә турникет, керү-чыгу контроле һәм идарә системасы да – хәвефсезлек таләпләренең бер шарты. Болар Русия Федерациясенең милли стандартына кертелгән. Белем бирү оешмаларының хәвефсезлеген тәэмин итү мәктәпкәчә, гомум һәм һөнәри белем бирү оешмалары объектларында саклау хезмәтләрен күрсәтүнең таләпләре ГОСТ Р 58485-2019 4.1 һәм 4.2 пунктларында билгеләнгән. Моннан тыш, мәгариф учреждениеләрендә терроризмга каршы башка кагыйдәләр дә бар.

Район-шәһәр мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында хәвефсезлек чаралары катгыйләштерелде. Яңа чикләүләр – «ябык ишекләр» тәртибе гамәлгә кертелде. Балалар бакчаларына керү өчен иртән һәм кич кенә ишекләр ачык. Ата-аналарга анда пропуск яки шәхесне раслаган кәгазь буенча гына керә ала, чит кешеләргә – гариза буенча. Мәктәпләрдә дә шушындый чикләүләр кертелгән. Дәрес барышында өлкәннәргә мәктәпкә килү алдан язылу буенча рөхсәт ителә. Мәсәлән, подрядчы оешманың электригы авырып, урынына икенчесен җибәрсәләр, постта аны үткәрмәячәкләр, чөнки исемлектә ул юк.

Укытучылар һәм сыйныф җитәкчеләре балалар белән зур эш алып бара. Шикле әйбер ачыкланса, аткан тавыш ишеткәндә, шартлау булса, ни эшләргә? Тоткыннар арасында булсагыз яки телефон аша янау алганда үзеңне ничек тотарга? Шушы һәм башка сорауларга укучы мәктәптә практик күнекмәләр аша җавап таба. Дәрестә һәм сыйныф сәгатендә хәвефсезлек таләпләрен өйрәнәләр, бу саулыклы һәм гомерне саклап калырга мөмкинлек бирә.

Терроризмнан курыкмау мөмкин түгел, бу – террорчыларның психологик алымы. Әгәр һөҗүм була икән, батырчылык күрсәтергә ашыкмагыз, сез җинаятьче белән эш итәсез. Тоткыннарга каршы физик көч кулланудан тыш, психологик тетрәнү дә өстәлә. Тоткынга алынсагыз, хәлне анализлап, кая булганыгызны ачыклагыз, качу юлларын, янгын чыккан очракта яшеренергә мөмкин булган урынны билгеләгез. Гомум төркемнән аерылмагыз, җинаятьчеләргә сорау бирмәгез, янамагыз. Террорчыларны җентекләп карагыз, аларның психик хәләтен, коралын бәһалагыз, чигенү юллары турында уйлагыз.

Сезне коткару операциясе башланганын аңласагыз, йөгермәгез, кычкырмагыз, аягөсте тормагыз, идәндә башыгызны кул, терсәкләр белән кабыргаларны каплагыз. Махсус тәгаенләнештәге гаскәрләрнең боерыгыннан башка бернәрсә дә эшләмәгез, югыйсә аларның эшенә комачауларга мөмкин. Операция тәмамланганчы, бүлмәдән чыкмагыз. Бүлмәдә газ кулланылса, күзегезне йомыгыз, танау, тын алу юлларын яулык, җиңле куртка, баш киеме белән каплагыз.

Азамат ЗАРИПОВ, җинаятьләрне эзләү бүлеге начальнигы, полиция майоры.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас