Маяк
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш - су
8 август 2023, 16:30

Кәбестәдән тәмле пирог

Бакчада кәбестә өлгерә башлады. Ә аннан пешергән камыр ашларын кем генә яратмый икән?! Сезнең игътибарга Рсай авылында яшәүче Гөлнара Исламовадан кәбестә пирогы рецептын тәкъдим итәбез.

Кәбестәдән тәмле  пирог
Кәбестәдән тәмле пирог

Бакчада кәбестә өлгерә башлады. Ә аннан пешергән камыр ашларын кем генә яратмый икән?!

Сезнең игътибарга Рсай авылында яшәүче Гөлнара Исламовадан кәбестә пирогы рецептын тәкъдим итәбез.

Яңа өлгергән   таманча кәбестәнең яртысын вак итеп турыйбыз, тәменчә тоз, борыч салып уабыз, шулай ук яшел суган, укроп салырга була.

Камырны 0,5 стакан көнбагыш мае, 1 стакан җылымса су, эзерәк тоз, писүк, кирәгенчә он салып басабыз. Камырны ике өлешкә бүләбез һәм җәябез, кәбестәне салабыз калган камыр белән өстен каплыйбыз һәм матурлап бөрәбез. Духовкада 180 градуста 30-35 минут пешерәбез.

Ашларыгыз тәмле булсын.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас: