Маяк
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш - су
25 август 2023, 15:25

Арбуздан варенье

Аккүз авылында яшәүче актив авыл хәбәрчесе Ираида Имамова арбуздан варенье кайнату рецепты белән бүлешә

Арбуздан варенье
Арбуздан варенье

Аккүз авылында яшәүче актив авыл хәбәрчесе Ираида Имамова рецепты

Кирәк була:

1 кг арбуз, 1 кг песок, 0,5 бал кашыгы лимон кислотасы, бал кашыгы очында гына ванилин.

Арбузның төшләрен алып, шакмаклап турыйсың. Арытаба песок белән бутап, 10 минут кайнатасың һәм сүндерәсең. Суынгач тагы да 10 минут кайнатасың һәм суытасың. Тагы 10 минут кайнатасың, аннан соң ярты бал кашыгы лимон кислотасы һәм бал кашыгы очында гына ванилин салып, 5 минут кайнатасың. Әзер массаны стерилләштерелгән банкаларга салып, ябып куясың.

Вареньены кайнаткан саен куера, шуңа кабат-кабат кайнатасың.

Эшләп карагыз әле сез дә илеш хуҗабикәләре.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас: