Маяк
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш - су
15 сентябрь 2023, 19:10

Дөге яки карабодай белән бик тә тәмле салат

Бу салатны төрле блюдолар әзерләгәндә кулланырга, шулай ук ашка салырга  була. Тамак ачканда тиз генә тамак ялгарга да менә дигән азык. Сез дә эшләп карагыз әле, төркемдәшләр.  Үзегезнең рецептлар белән дә бүлешсәгез иде, районыбыз хуҗабикәләре.

1 кг помидор

500гр баллы борыч⠀⠀

200гр кишер⠀⠀

100гр суган⠀⠀

100гр дөге (озынча) яки карабодай  

1 әче борыч (острый)⠀⠀

4 тырнак сарымсак⠀⠀

100 мл көнбагыш мае

1 аш кашыгы тоз⠀⠀

2 аш кашыгы шикәр⠀⠀

3 аш кашыгы аш серкәсе (уксус)

⠀Күбрәк эшләсегез килсә, порцияләрне арттырабыз.⠀⠀⠀⠀

Суганны вак итеп турарга, кишерне эре кыргычтан чыгарырга, татлы борычны нечкә итеп, салам кебек турарга. Төбе калын булган кәстрүлгә яки табакка май салыгыз һәм әзерләнгән яшелчәләрне өстәгез. Помидор, сарымсак һәм әче борычны (острый) ит тарткыч аша чыгарыгыз яки блендер белән ваклагыз.

Тоз, шикәр салырга һәм кайнатырга. 5-7 минут кайнатабыз һәм дөге яки карабодай өстибез. Уртача утта 25-30 минут пешерәбез, вакыт-вакыт болгатабыз. Пешеп чыккач, аш серкәсе (уксус) кушып болгатабыз һәм сүндерәбез. Стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз һәм тимер капкачлар белән ябып, идәнгә өстенә ябып, суынырга куябыз

⠀⠀

Автор:Лира Гареева
Читайте нас: