Маяк
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш - су
15 сентябрь 2023, 16:45

Маринадланган болын опяталары

Яңгыр явып үткәннән соң урманда гөмбәләр бик күп. Без сезгә опята маринадлау рецепты тәгъдим итәбез. Сез дә үзегез белгән рецептларыгыз белән бүлешегез.

Маринадланган болын опяталары
Маринадланган болын опяталары

Яңа җыелган болын опяталары башка гөмбә төрләренә караганда да популяррак. Аный гөмбәләр кышка банкаларда саклау өчен бик уңайлы.  Иң мөһиме, ел әйләнәсенә оригиналь закуска буларак хезмәт итәләр.

Пешерү вакыты: ярты сәгать

Порциялар – 0,5 л. банкалар

Ингредиентлар:

Болын опяталары - 1 кг.

Тоз - 1 аш калагы

Су - 2 стакан

Лавр яфрагы - 1 шт.

Кара борыч - 4 шт.

Уксус 9% - 1 аш калагы

Пешерү процессы:

1 нче адым. Җыйган гомбәненең яхшыларын карап сайлыйбыз, салкын су белән яхшылап юабыз.

2 нче адым. Гөмбәләрне яңадан чиста суга салабыз, кайнатып чыгарабыз һәм сүндерәбез. Суын түгәбез. Салкын су белән кабат юабыз.

3 нче адым. Тагын чиста салкын су салабыз. Шунда ук тозлыйбыз, борыч һәм лавр яфрагы өстибез. 30 минут тыныч утта пешерәбез. Пешерү тәмамланырга берничә минут кала аш серкәсе салабыз.

4 нче адым. Маринадтагы болын опяталарын чиста стерильләштерелгән банкаларга салабыз һәм тимер капкач белән ябабыз.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: