Маяк
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш - су
21 сентябрь 2023, 16:30

Кабак запеканкасы

Алтын көз җиту белән бакчада күп төрле файдалы яшелчә-җимешләр җитешә. Иң файдалы яшелчәләрнең берсе – кабак. Кабактан күп төрле аш-сулар пешереп була. Бүген без сезгә кабак запеканкасы рецепты тәгъдим итәбез. Сездән дә кабактан тәмле ашлар турында комментарияләр көтеп калабыз.

Кабак запеканкасы
Кабак запеканкасы

Продукцияләр (8 порцияга):

-Кабак - 400 г

-Йомырка - 3 данә.

-Шикәр - 100г

-Дөге - 100г

-Май - 5 аш кашыгы

-Чиклэвек - 0,5 стакан

-Лимон кабыгы

-Ванилин тәм өчен

-Тоз тәм өчен

  1. Дөгене пешерергә. Кабакны терка аша кырырга. Йомырканын сарысын агыннан аерырга.
  2. 3 аш кашыгы май алыгыз, анда 100 г шикәр, йомырка сарысы, лимоннын тышын кырыгыз, ванилин, чикләвек кушыгыз.
  3. Бу массага терка аша кырылган кабакны һәм пешерелгән дөгене өстәргә.
  4. Йомырка агына тозны салып миксер белән болгатыгыз һәм әзер массага кушыгыз.
  5. Пешерү формасын майлагыз. Бөтен массаны формага тигез итеп салыгыз. Масса өстенә берничә ак май кисеп тезегез (2 аш кашыгы).
  6. 200 градус җылытылган духовкада 40-50 минут пешерегез.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: