Маяк
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш - су
29 сентябрь 2023, 16:19

Тәмле печенье!

Печенье өчен ингредиентлар:

Тәмле печенье!
Тәмле печенье!

Он - 260 г;

Кефир - 100 мл;

Шикәр - 2 аш кашыгы;

Үсемлек мае - 60 мл;

Йомырка - 1 данә.;

Разрыхлитель - 1 чәй кашыгы;

Ваниль - әзрәк;

Тоз - тәменчә;

Өстенә сибү өчен ингредиентлар:

Шикәр - 1,5 аш кашыгы;

Печенье ясау тәртибе:

Савытка йомырка ватабыз, тоз һәм шикәр комы белән бергә болгатабыз. Катнашмага кефир, үсемлек мае һәм ваниль салабыз.

Йомырка катнашмасына онның 1/2 өлешен һәм ванильне кушабыз, куе итеп камыр басабыз.

Калган онны камырга салабыз һәм болгатабыз. Камырны 1 см калынлыкта җәябез.

Җәелгән катламга шикәр сибәбез һәм аны кечкенә шакмакларга бүләбез.

Табага пергамент кәгазе җәябез, шакмаклы камырны тезәбез.

180 градуста 15 минут мичтә пешерәбез.

Чәегез тәмле булсын!

Чыганак

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: