

Кабактан бик күп ризык әзерләргә була. Өстәвенә, ул бик күп файдалы сыйфатларга ия. Без дә сезгә кабактан әзерләнгән бик тә тәмле, үзе гади, туклыклы ризык рецепты тәкъдим итәбез.
Уртача зурлыктагы 1 кабак, 5 бәрәңге, 3 баш суган, 500 гр сыер ите, 2 кишер, кәбестә .
Кабакны яхшылап юабыз һәм өстен капкач итеп кисеп алабыз. Орлыклардан чистартабыз. Бәрәңге, суган, кишерне (чистартып), ит, кәбестәне шакмаклап, турап, кабак эченә катлам-катлам итеп ит һәм яшелчәләрне тезәбез. Тутырылган кабакны 160-180°С температурадагы духовкада 2-3 сәгать пешерәбез.