Маяк
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш - су
1 Май , 11:50

Микродулкынлы мичтә – “чипсы”

Сынап карагыз эле, “чипсы” җиңел һәм гади ясала.

Микродулкынлы мичтә – “чипсы”
Микродулкынлы мичтә – “чипсы”

Моның өчен кирәк:

-Бәрәңге - 1-2 данә.

-Зәйтүн мае (оливковое масло) - 2 аш кашыгы.

-Тоз, паприка.

Бәрәңгене мөмкин кадәр нечкә итеп (яшелчә чистарткыч яки комбайн ярдәмендә) кисәргә. Микродулкынлы мичнең тәлинкәсен пешерү кәгазе белән каплагыз, зәйтүн мае белән майлагыз. Бәрәңгене тоз, паприка сибеп болгатыгыз һәм кәгазьгә бер катлап тезеп куегыз.

Бәрәңге ”чипсы”сын микродулкынлы мичкә тулы куәтенә башта 3 минутка куярга, аннары әкренләп вакыт өстәргә. “Чипсы”ны уртача 8 минут эчендә әзерләргә мөмкин.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: