Маяк
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш - су
24 июнь , 10:55

Хәерле көн, кадерле дуслар!

Сезгә бик тәмле пирог рецепты тәкъдим итәбез.

Хәерле көн, кадерле дуслар!
Хәерле көн, кадерле дуслар!

Камыр өчен кирәк була: 200 грамм шикәргә 2 йомырка салып нык кына туглыйсың (шикәрне теләк буенча салырга мөмкин - мин 5 аш кашыгы гына салам), аннан соң 110 мл сөт өстисең, 90 мл үсемлек мае, 240 гр. он, 7-9 гр. көпшәкләндергеч (разрыхлитель), теләк буенча ваниль салырга мөмкин.
Бу камыр куе булмый. Барлыкка килгән массаны майланган табага бушатабыз, өстенә җиләк-җимеш (җир җиләге, бакча җиләге, карлыган, брусника һ.б.) салабыз, майлы-шикәрле катнашма сибәбез (30 гр. ак май, 2 аш кашыгы шикәр, 2 аш кашыгы он (он бераз күбрәк кирәк булырга мөмкин, үзегезнең карамакта).
Чәйләрегез тәмле булсын!

Эльвира Хәсәнова.

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: