Маяк
+10 °С
Облачно
Аш - су
25 Июля 2025, 09:20

Ташкабактан икра ясыйбызмы?

Хәерле ризык булып, сөенеп ашарга язсын!

Добавить в предпочтительные источники Google
Ташкабактан икра ясыйбызмы?Ташкабактан икра ясыйбызмы?
Ташкабактан икра ясыйбызмы?

Бу иң гади һәм унайлы рецепт. Икра нык тәмле, тел йотарлык була.

Безгә кирәк булачак:

-6 кг ташкабак

-2 стакан көнбагыш мае

-1 стакан шикәр комы

-2 аш кашыгы тоз

Әзерләү тәртибе:

-Ташкабакларны юабыз һәм турыйбыз. Аннары иттарткычтан чыгарабыз. Аның өстенә көнбагыш мае, шикәр, тоз салып якынча ярты сәгать кайнатабыз.

-Ары таба 400 гр майонез, 800 гр томат пастасы һәм изелгән 2 баш сарымсак салына. Тагын ярты сәгать кайнатабыз.

-Ахырдан 4 кашык уксус салып, стерильләштерелгән банкаларга тутырып, ябып куябыз. Салкын урында саклыйбыз.

Хәерле ризык булып, сөенеп ашарга язсын!

 

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас