

Быел да борычны шушы рецепт белән яптым. Нык тәмле, безгә бик ошый! Балалар да яратып ашый.
2 кг болгар борычы
800 мл су
200 мл үсемлек мае
140-160 мл 9 %лы серкә
200 г шикәр комы
60 г тоз
50 г сарымсак тырнагы
5 штук түгәрәк кара борыч
Шушы маринадта борычларны 5-10 минут кайнатасы.
Кетердәп торганны яратсагыз - 5 минут, йомшак кирәк булса, 10 минут тотасы.
5 кг борычтан 11 банка чыкты.
5 банка - 750 ле, 6 банка ярты литрлы банка.
Маринад кайнап чыкканчы борычны телемләп турыйсы, аннары салып кына аласы. Тиз була!
Маринад кайнап чыкты, борычларны салдым, алдым, банка капладым.
Тәмле була, сез дә ясагыз!
Фәнзилә Хисамова (vk.ru/wall573005914_9041) рецепты