

Рецепт үземнеке түгел, интернеттан.
Кирәк була:
-1,5 кг - болгар борычы;
- 1 кг - помидор;
- 65 гр. шикәр комы;
- 25 гр тоз;
- 50мл - 9%лы аш серкәсе;
- 65 гр - үсемлек мае;
- 10-15 түгәрәк борыч;
- 5 - 6 бүлемтек сарымсак;
-3-4 дәфнә (лавр) яфрагы;
Эш барышы:
Яшелчәләрне юабыз. Банка - капкачларны стерильләштерергә куябыз. (0,5 - 5шт)
1.Болгар борычының эчен чистартып, эре итеп турыйбыз. Өстен каплап торырлык итеп, кайнап торган су салабыз, 15 минутка калдырабыз. Әчесен ала һәм йомшару өчен шулай эшләнә.
2. Помидорның төбен кисеп, иттарткычтан чыгарабыз. Тирән, калын төпле кәстрүлгә салып кайнатырга утыртабыз.
Тоз, шикәр комы, үсемлек маен салып кайнатып алабыз.
3. Борычлырыбызны тишекле чүмеч аша сөзәбез. Кайнап торган помидор янына кушып, 15 -20 минутка пешерергә куябыз. Болгатып (3-4тапкыр) алырга онытмыйбыз.
4. Билгеле вакыт үткәннән соң борыч, сарымсак, аш серкәсен салып, кабаттан 4-5 минут кайнатып алабыз.
5. Кайнар килеш стериль банкаларга тутырабыз. Өстен - аска әйләндереп төреп куябыз.
Тәмле булсын!
P.s "Кыш күзе караңгы, алдагысын кем белгән", - дия иде олылар. Булган бакча яшелчә - җимешләрен вакытында урнаштырып куйыйк! Табыннар һәрвакытта да мул булсын, илебезгә тынычлык иңсен, дип телик изге теләкләрне!
"Ашларыгыз тәмле булсын!" сәхифәсеннән алынды.