Кыярларның тамырлары өске якта булганлыктан алар ашламаны җирнең өске катламыннан эзлиләр. Беренче тапкыр кыярларның 2-3 чын яфраклары үскәч ашларга кирәк.
Иң яхшысы башта чүпрә әчеткесе. Аны ясар өчен 10 г чүпрәне 1 л җылы суга салырга, 1 аш кашыгы песок өстәргә дә 3 сәгатькә җылы урынга куярга. Аннан соң шуңа 4 литр су өстисез. Общий 5 литр була инде. Шул әзер чүпрәле суны 10 литр суга 1 литр кушып, һәр кыяр төбенә бер чүмеч сибәргә кирәк.
Икенче мәртәбә 4-5 чын яфрагы үскәч азотлы ашлама сибәргә кирәк.
Монда инде тавык тизәгеннән әчетке сибәргә була (1 чүмеч әчеткегә 10 чүмеч су кушарга) яки кычыткан әчеткесе (1 чүмеч әчеткегә 10 чүмеч су кушарга). Әчеткегез булмаса мочевина сибәргә була (1 аш кашыгы 10 л суга). Шулай ук бер төпкә бер чүмеч сибәргә.
Шуннан соң бер атна үткәч калий белән тукландырырга кирәк. Аның өчен 1 стакан көлне 10 литр җылы суга саласыз да 3 сәгать тотасыз. Аннан соң шуны һәр төпкә бер чүмеч сибәсез. Яки гумат калия сибәргә. Аның сыегы һәм порошогы бар. Күпмегә күпме кушарга язылган аларда.
Дүртенче мәртәбә, бер атна үткәч, борная кислота сиптерергә була. 5 гр борная кислотаны 2 л җылы суда эретәсез дә шуңа 10 литр су өстисез. Шуны сиптерәсез. Аннан соң инде ике атна саен кыярларны тукландырып торырга кирәк.
Чыганак: https://vk.com/dom_sad_recepty