Башкортстанда, 25 июльгә кадәр талпан тешләү корбаннары саны 9 меңнән арткан, алар арасында 3 меңнән артык бала. Шуңа бәйле рәвештә, 4 мең гектар җирне өстәмә дезинфекцияләү турында карар кабул ителде.
Хәзерге вакытта Башкортстанда 4062 гектар мәйдан эшкәртелгән, шул исәптән 1,5 мең гектарда балаларның җәйге ял урыннары.
Роспотребнадзор билгеләп үткәнчә, алты ай эчендә 7 647 кеше талпан тешләүдән зарланып медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән, корбаннар саны озак вакытлы уртача күрсәткечтән 4,3% ка арткан.
Күзәтчелек органы прививкаларның талпан вируслы энцефалиттан иң эффектив саклану булып калуын искәртә. 2022 ел башыннан аны 30 меңнән артык кеше ясаткан. Республиканың 300 мең кешесе генә урманда йөрсә дә бу 10 процент кына дигән сүз. Кайда да үзебезнең хәвефсезлекне үзебез кайгыртырга тиешбез шул.
Чыганак: Башинформ
Фото:Башинформ