Маяк
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
18 август 2023, 12:00

Педагоглар игътибарына!

Җәйге каникул көннәре тәмаланып килә. Яна  уку елы башлануга да санаулы гына көннәр калды. Елдагыча, уку елы алдыннан мәгариф хезмәткәрләренең  район август киңәшмәсе була.  Ул мәгариф идарәсе тәкъдиме буенча төзелгән программа нигезендә үтәчәк.

24 нче августта киңәшмәнең пленар өлеше. Анда 2022-2023 уку елының эш йомгаклары тикшерелеп, яңа уку елына бурычлар, максатлар билгеләнәчәк.

Шулай ук программада  “Педагог һәм остаз елы.

Тәрбия-зур эш: ул кешенең язмышын хәл итә” исеме астында күргәзмә оештыру, мәгариф алдынгыларын бүләкләү, хезмәт ветераннарын тәбрикләү дә каралган.  Пленар утырыш  10.00 сәгатьтә район мәдәният сараенда башлана.

17-23 августта төрле предметлардан секцияләр  үтәчәк.

Оештыру комитеты.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: