Чираттагы гуманитар конвойны җибәрдек. Бу рейста без хәрбиләребезгә «Нива» һәм «УАЗ» автомобильләре тапшырдык, аларның кузовлары гуманитар ярдәмнең кирәкле партиясе – генератор, бензопилалар, тактик эвакуация арбалары, мичләр, кием-салым, аяк киемнәре, хатлар, шәхси гигиена әйберләре, медикаментлар, азык-төлек, тәм-томнар һәм башка бик күп кирәкле әйберләр белән тулды.
Ышанычлы тыл - безнең сугышчыларга бик мөһим ярдәм! Ышанабыз, бу внедорожниклар яралыларны транспортлау, азык-төлек һәм медикаментлар китерү өчен сугыш линиясендә алыштыргысыз ярдәмчеләр булачак.
Якташларыбызга бәяләп бетергесез ярдәм күрсәткән барлык битараф булмаган кешеләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең ярдәмегез өчен барыгызга да зур рәхмәт! Җиңү безнең кулда булачак!