Маяк
-16 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
10 февраль , 15:00

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Якыннарыбыз турында кайгырту бик мөһим мәсьәлә. Район халкы махсус хәрби операция уздыру зонасында булган якташларына гуманитар ярдәм күрсәтү эшенә актив катнаша.

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Шушы көннәрдә “Маяк” җәмгыятеннән Дөмәй авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы «Директор»га шуруповерт һәм чылбырларны үткерләү станогы тапшырылды. Моннан тыш, предприятие җитәкчесе Җәмигънур Мохтаров сугышчының әнисенә мунчага утын илтеп бирде. Иганәчелек ярдәменең гомум суммасы 23200 сум тәшкил итте.

Рсай урта мәктәбе укучылары москитная сеткалар үреп бетереп, якташ сугышчыларга хатлар яздылар һәм аларны гуманитар ярдәм җыю штабына тапшырдылар.

Сугышчылар, үз чиратында, гуманитар ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерәләр. Күптән түгел Илеш коррекцион мәктәп-интернатына ремонт-тергезү батальоны командованиесеннән Рәхмәт хаты килде.

Чыганак

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: