Маяк
+21 °С
Болытлы
Барысы да Жиңү өчен
11 февраль 2025, 10:50

Хәрбиләр өчен шәмнәр ясыйлар

Район үзәгендә яшәгән ветераннарыбыз “Көмеш волонтерлар. ЛФК-Илеш” әгъзалары белән берлектә “Без бергә” акциясенә актив кушылып, оком шәмнәре ясый башлады. Аны махсус хәрби операциядә булучы хәрбиләр куллана. Ул 8 сәгатькә кадәр җылылык биреп тора ала икән.

Хәрбиләр өчен шәмнәр ясыйларХәрбиләр өчен шәмнәр ясыйлар
Хәрбиләр өчен шәмнәр ясыйлар

Алар үзләре арасындагы ватсап төркемендә белдерүне урнаштырган. Анда  авыл халкыннан буш калай банкалар һәм балавыз белән ярдәм итүләрен сораганнар, шулай ук шәм кисәкләре дә кирәк булуын хәбәр иткәннәр. “Барлык кирәкле материаллар килеп җиткәч, бергәләп шәм ясарбыз, дип сөйләштек”, - ди башлап йөрүче актив ветеран Римма Хәлиуллина.

Халык мондый игелекле эштән читтә каламы соң? Әлбәттә, юк. “Минем ярдәмем алгы сызыктагы солдатларга кирәк”, дигән уй белән эш итә һәркем. Бүгенге көндә барысында да бер теләк – тиз арада хәрби операция төгәлләнеп, киткән хәрбиләр исән-сау өйләренә кайтсын.

Хәрбиләр өчен шәмнәр бик мөһим. Окопта бу лампочка да, плитә дә, кечкенә мич тә булып тора. Балалар картон һәм консерва банкалары ярдәмендә окоп шәмнәре өчен эшләнмәләр ясауларын, ә аннары аларны парафин белән тутыруларын ачык итеп күрсәткән видео төшергәннәр.

Мәктәп укучылары да МХО зонасына җибәрү өчен зур тырышлык куя. Йөрәкләре кушуынча үзләренең патриотик бурычларын үтәүче солдатлар һәм офицерларга безнең ярдәм бик тә кирәк, шуңа күрә бу изге эштән читтә кала алмыйбыз, бердәмлектә – көч, ди алар.

Лира ГӘРӘЕВА.

Хәрбиләр өчен шәмнәр ясыйлар
Хәрбиләр өчен шәмнәр ясыйлар
Хәрбиләр өчен шәмнәр ясыйлар
Хәрбиләр өчен шәмнәр ясыйлар
Хәрбиләр өчен шәмнәр ясыйлар
Хәрбиләр өчен шәмнәр ясыйлар
Хәрбиләр өчен шәмнәр ясыйлар
Хәрбиләр өчен шәмнәр ясыйлар
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас